Кәвәл җегете, профессор Петр
1948 елны улы Петр тугач, Кәвәл авылы (Питрәч районы) механизаторы Ильяга кем дә булса “улың зур кеше, профессор булачак”, дип әйтсә, ул моны, мөгаен, уенга гына борган булыр иде
Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын кызыл дипломга тәмамлаган Петр Совет Армиясе сафларына алынганчы, бер ел “Татсель- хозпроект”та инженер булып эшләргә өлгерә. Горький өлкәсендә тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, дүрт елга якын Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының баш инженеры була. Киләчәген фәнгә багышларга теләгән егет аспирантурадан соң, үз институтларының “Авыл хуҗалыгы машиналары” кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, ассистент булып эшли.
Ул дүрт ел рәттән республика студентларының җыелма отряды командиры булып, 800-860 механизатор егетнең республика кырларында эшләвен оештыра.
1982 елдан – техник фәннәр кандидаты, ә дүрт елдан соң институтның берләштерелгән профком председателе итеп сайлана, берьюлы, студентларга лекцияләр дә укый. 1990 елда, галимнәр советы тарафыннан, читтән торып белем бирү факультетына биш елга де- кан итеп билгеләнгәч тә укытуын дәвам итә. Шулар белән беррәттән, фән казанышларын авыл хуҗалыгында куллану максатыннан, “Фәнни-җитештерү үзәге”н оештыра һәм чикләнгән җаваплылыктагы шул җәмгыятькә җитәкчелек итә.
Петр Ильич, диссертация яклап, 2000 елдан техник фәннәр докторы була, ә ике елдан – профессор. Шул ук елны аңа “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә.
Җир эшкәртү, кырдан мул уңыш алу алымнарын ныклап өйрәнгән профессор Петр Макаровның “Урып-җыю машиналары”, “Туфракны эшкәртү
технологиясе һәм техникасы”, “Молодому механизатору”, “Регулировка и настройка машин к полевым работам”, “Кыр эшенә ничек итеп авыл хуҗалыгы машиналарын хәзерләргә кирәк” дигән китапларының вуз студентларына һәм илебез авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә ярдәмлек булу ягыннан әһәмияте зур.
Аның башка галимнәр белән бергәләп язылган “Настройки сельскохозяйственной техники для полевых работ” дигән уку ярдәмлеге 2006 елда Германиянең Франкфурт на-Майне шәһәрендә оештырылган халыкара китап ярминкәсендә дипломга ия була.
Петр Ильич 71 яшенә җитеп, социаль һәм гуманитар белемнәр институтында эшләгән җиреннән пенсиягә чыга. 2019 елда алар Теләче районының Субаш авылында, Нинаның әти-әнисе йорты урынында, яңа өй җиткерергә уйлыйлар. Шул көздә бетон блоклардан йортның нигезен төзеп калдыралар. Узган елның язында нефтяниклар өчен ясалган вагон сатып алып, аңа утын ягып җылыту һәм ашарга пешерү өчен тимер мич көйләп, шунда күченәләр. Бу йорт төзелешен алып бару өчен дә яхшы була. Җәй көне оныклары – 12 яшьлек Сережа белән аннан ике яшь кече Мария дә кайта. Яннарында оныклары булгач, дөньялары түгәрәкләнә, аларны эшкә өйрәтә-өйрәтә, чын авыл тормышы белән яшиләр. Бакчада бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, петрушка үстерәләр.
Күпләр пандемия дип төшенкелеккә бирелгән вакытта Макаровларда әнә шулай эш кайный. Сентябрь аенда инде алар яңа йортка күченәләр. Йорт янындагы җирнең 7 сутыен җиләк-җимеш бакчасы өчен бүлеп куялар. Бу язда алар индоүрдәкләр, бройлер чебиләр алып үстерергә җыеналар. Үзләрен дә, балаларын да кышлыкка экологик яктан чиста җирдә һәм табигый азык ашатып үстерелгән кош-корт ите белән тәэмин итәчәкләр.
Профессор Макаровның хатыны Нина башта кафеларда – повар, производство җитәкчесе булып эшләгән, аннан 7нче заводка күчкән һәм детальләр кояр өчен калып-модельләр ясаган. Аларның кызлары Светлана һәм Марина да тормышта үз күңелләренә ошаган эшне тапканнар. Олысы – бухгалтер, кечесе эшмәкәр. 1974 елгы Светлана Мәскәү тирәсендәге шәһәрдә яши, ире белән бергәләп, балалары Илья һәм Марияне үстерәләр. Казанда яшәүче, апасыннан өч яшькә кече Марина үзенә тормыш юлдашы итеп бурят егете Андрейны сайлаган. Аларның уллары Сергей җырак бабае Петр һәм җырак әбие Нина белән бары тик керәшенчә генә сөйләшә, үз ана телен белеп үсә... Макаровларның кызлары да, оныклары да керәшен йолаларына хөрмәт белән карыйлар, Пасха кебек олы бәйрәмнәрне онытмыйлар...
“Туган телең, халкың йолалары саклансын өчен, гаиләдә балалар һәм оныклар белән үз телеңдә сөйләшергә, милли бәйрәмнәрне мөмкин кадәр барың бергәләп җыелып уздырырга кирәк”, – дигән фикердә тора профессор Петр Макаров үзе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев