Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Даниловадан (Идрисова) кутаби рецепты

Кутаби — Әзәрбайжаннарның милли ризыгы. Формасы буенча күзикмәкне хәтерләтә.

Камыр өчен кирәк булачак: җылымса су, он (2 стакан чамасы), тоз, сыер мае.
Эчлек өчен: сыр, яшеллек (укроп/шпинат/базилик/петрушка).

Суга бераз тоз, он салып камыр басабыз. Камырны 15 минут чамасы басарга, йомшак булырга тиеш. Соңыннан аны 10-15 минут ял иттерәбез. 


Камыр әзер булган арада сырны кыргычта уабыз, петрушка/укроп/шпинат (кайсысы ошый) вак итеп турыйбыз. 

Камырдан бәләкәй түгәрәк формалар ясап, җәябез. Бик юка, үтә күренмәле булырга тиеш.


Камырның бер ягына эчлекне салып, икенче ягы белән каплыйбыз, һәм пилмән бөккән кебек бөгәбез. Кутабиларны майсыз, көйдерми торган табада (антипригарная сковорода) ике яктан кыздырабыз. 

Әзер кутабиларны сыер мае белән майлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев