Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күркәм керәшен гаиләсе

Урта Пәнәче авылында яшәүче Карташовлар утыз җиде ел тату-үрнәк гаилә булып гомер кичерә.

Һәр авыл җире үзенең үрнәк гаилә парлары белән матур. 8 июльдә билгеләп үтелүче гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Зәй районының Урта Пәнәче авылында 37 елдан артык иңне-иңгә куеп матур яшәүче Карташовлар гаиләсенә тукталып үтәсебез килә.

Гаилә башлыгы Николай Васильевич — алтын куллы, эшчән кеше. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз мәкале нәкъ менә аңа туры килә.

Авыл тормышы, игенчелек, терлекчелек аның яшьтән үк канына сеңгән. Ун класс белем алган Николайның авыл хуҗалыгы институтына укырга бик керәсе килсә дә, мөмкинчелек булмый. Сугыштан кайткан әтисе озак яшәми — 60 яшендә үлеп китә. Төпчек бала буларак йортны, хуҗалыкны алып бару 17 яшьлек Николай җилкәсенә төшә.

Әмма үҗәт егет куйган максатына ирешә — армия хезмәтен үтәп кайткач, 1976 елда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, инженер-механик белгечлеге ала.

Авыл бетә дип яшьләр шәһәргә чыгып киткәндә әнисенә хөрмәте, туган ягын яратуы мәңгелеккә шушы җиргә бәйли аны. Хатыны Валентина да — шул авыл кызы. Урта Пәнәченең Түбән оч балалары Валентина белән Николай бер-берсен яшьтән белеп үсәләр. Ике йорт аша гына күршеләр булалар. Алар 1986 елның 16 августында кавышалар. Шул көннән башлап алар бер җан, бер тән булып дигәндәй, тормыш арбасын бергә тарта башлыйлар. Тырыш-уңган Николай Васильевичның кулыннан бар эш тә килә, Валентинасы да аңардан калышмый билгеле, һәр эштә ярдәм итә.

 

Николай Васильевич колхозда учетчик, автомеханик, соңыннан инженер булып хезмәт куя. 1989 елда Югары Пәнәче мәктәбендә малайларга трактор дәресләрен укыта башлый.

— Моннан дистә еллар элек авыл мәктәпләрендә булачак механизаторларны тулысынча әзерләп чыгаралар иде, хәтта кайбер кызлар да тракторчы һөнәре белән кызыксынып, дәресләргә йөриләр иде, — дип искә ала Николай Васильевич.

Аннан сызым, астрономия, математика, физика, технология, тормыш иминлеге нигезләрен дә укыта. 57 яшендә белгечлеге туры килсен өчен Алабуга педагогика институтының технология факультетына укырга керә.

— Минем инде инженер-механик белгечлеге буенча югары белемем булгач, өченче курска алдылар. Ләкин мин бишенче курска җиткәндә, Югары Пәнәче мәктәбе ябылып, башлангычка калды. Шунлыктан алга таба укуның кирәген күрмәдем — ташладым, — ди Николай дәдәй.

Фермерлык эшенә алынып, игенчелек, терлекчелек юнәлешендә эш алып бара. Аларның үз басулары, фермалары бар.

Карташовлар гаиләсендә өч бала үсә. Кызлары Людмила белән Екатерина, уллары Василийны әбиләре Кәтә түти үстерешергә булыша. Кәтә түти озын гомер кичереп, туксанның өстенә чыгып вафат булган.

Төп нигездә бүгенге көндә уллары Василий, киленнәре Елена белән тату гомер кичерәләр. Җиде оныклары бар.

Эш сөючән, тырыш хуҗаның йорты да әллә каян балкып тора, каралты-курасы ныклы, ихатасы төзек. 1971 елда төзелгән йортка реставрация ясап, алты ел элек яңа йорт төзеп чыкканнар. Капкадан атлап керүгә, биредә, чыннан да, уңган кешеләр яшәве күренә.

Валентина Алексеевна «Якты йолдыз» колхозында хисапчы, почта бүлеге башлыгы булып эшли.

Ул почтада эшләгән елларны бүгенге интернет заманы белән чагыштырып булмый. Ул вакытта почталар ял итмичә эшли иде.

— Чөнки бер көн ял итеп торсаң, килгән газета-журналлар, хатлар, открыткалар таратып бетереп булмаслыкка әйләнә. Халык ул елларда хат языша иде, бәйрәмнәр җитсә, открыткалар белән котлаулар... Почтальоннар икешәр сумкаларын шыплап тутырып чыгып китәләр иде таратырга. Кешеләр газета-журналларга да күпләп язылалар иде бит. Эш дип, гаилә өчен вакыт бик аз калса да, яратып эшләдем, — ди Валентина Алексеевна.

Бик ярдәмчел, авыл халкының хөрмәтен яулаган киң күңелле кеше ул. 

— Карташовлар — җирлегебездә тырыш, тату-үрнәк гаилә. Без еш аларда кунак булабыз. Йорт-җирләре балкып, чәчәкләргә күмелеп тора. Урта Пәнәчедә бәйрәмнәрне, Җыенны үткәрүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр, — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Николай Васильевич тарих белән дә кызыксына. Үзенең нәсел-тамырларын өйрәнә, бүгенге көндә яшәүче нигезләрендә элек Түбән Кама районының Афанас авылыннан килеп төпләнгәннәрен ачыклаган.

— Безнең ерак бабайлар рус булган дигән нәтиҗәгә килдем. Шул турыда туплаган материалларымны җыйнап, балалар, онык-ларга калдырасым килә, — ди ул.

Карташовлар гаиләсе керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын саклап, аларны балалары, оныкларына да тапшырып калырга тырыша. Дини бәйрәмнәрнең барысын да үткәрәбез, балаларның иң көтеп алганы — Пасха, диләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев