Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күренекле карендәшләребезнең җәй темасына язылган шигырьләре

Җәйнең соңгы ае – августка да аяк бастык. Борынгылар: «Августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз», - диләр. Җәйнең ахырга таба барганы үзен сиздерә. Әйдәгез әле, дуслар, җәйгә кагылышлы шигырьләр укып китик.

Григорий Родионов

Җәйге бер көн

Зилзиләле җил җилләде 

Агач башларын иеп.

Күңелләргә хәвеф керде,

Афәт башланыр диеп.

 

Күк күкрәде, яшен атты,

Офык чикләрен кисеп…

Хәвефләрне алып китте

Яңгыр җилләре исеп.

 

Кояш чыкты, бар чәчәкләр

Елмаеп ачылдылар.

Хәвеф китте, шатлык килде -

И, җәйге асыллыклар!

 

Георгий Ибушев

Алмаларның алсу чагы

Өмет белән яши торган көннәр,

Мул, бай вакыт – җиткән җимешләр.

Алмаларга татлы су йөгергән,

Алар алсу, алтын кебекләр.

 

Гаҗәеп чак, бар да катыш монда,

Яңа сөргән җирләр кап-кара.

Ә бер якта әле сугылмаган

Көзге бодай җилдә чайкала.

 

Көннәр үзгәрүчән – әле җылы,

Кызу булып ала берара.

Йә эш өзеп, берничә көн буе,

Яңгыр ява, кояш югала.

 

 Кыр гөлләре уңып аланнарга,

Үзәннәргә моңсу төс керә.

Тупыллардан берән-сәрән төшкән

Саргылт яфрак – адым ул көзгә.

 

Җәй ахыры, никтер уйчан вакыт.

Муллык белән торса да тулып,

Такыясын салган болыннарда

Ромашкалар калган боегып.

 

Людмила Аланлы

Җиләкле як

– Халык кая ашыга соң?

– “Әчелек” тау ягына!

“Әчелек”тә җиләк пешкән –

Кып-кызыл, ди, бал гына.

 

“Әчелеге”, “Төбәге” –

Пешеп тора җиләге.

Җитез, өлгер булсаң гына

Бик тиз тула чиләге.

 

“Төбәк”тә дә җиләк уңган –

Чиләгең тиз тула, ди.

Җиләк кебек кызлар гына

Бу яклардан җыя, ди.

 

“Әчелеге”, “Төбәге” –

Пешеп тора җиләге.

Җитез, өлгер булсаң гына

Бик тиз тула чиләге.

 

Ә “Таштау”дагы җиләкләр

Каптыңмы – эреп тора.

Матур чиләк эчләренә

Үзләре кереп тора!

 

“Әчелеге”, “Төбәге” –

Пешеп тора җиләге.

Җитез, өлгер булсаң гына

Бик тиз тула чиләге.

 

 “Әчелек”, “Төбәк”, “Таштау” – Лениногорск районы Федотовка(Аланлык) авылындагы җирлек.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев