Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күп балалы гаиләләрне кайгырталар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы күп балалы гаиләләр статусы турындагы законга кул куйды.

12 апрельдәге 15нче бу закон нигезендә, «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында»гы республика законының 2нче һәм 8нче статьяларына үзгәреш кертелә.

Республика Рәисе сайтында урын алган әлеге закон нигезендә, хәзер Татарстандагы өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә «күп балалы гаилә» статусы чикләнмәгән вакытка кадәр бирелә. Күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәмгә бу категория гаиләләрдәге 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентлар да (читтән торып укымаган очракта!) ия була.

Закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, күп балалы гаиләләрнең яңа статусы Татарстанның Гаилә кодексына да кертелгән. Шулай итеп, хәзер өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстерүче гаиләләргә күп балалы гаилә статусы чикләнмәгән вакытка бирелә. Ә яңа закон кабул ителгәнгә кадәр бу статус өч баланың берсе балигълык яшенә җитүгә үз көчен югалта иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев