Кулланылмый торган банк карталары аркасында бурыч барлыкка килә?
Юрист кулланылмый торган банк карталары аркасында бурычның ничек барлыкка килүен аңлатты.
Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев кулланылмый торган банк карталары аркасында бурыч барлыкка килергә мөмкинлеген әйтте. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә белгеч сүзнең дебет һәм кредит карталары турында баруын ачыклады.
Юрист Соловьев кулланылмый торган банк карталарын вакытында ябарга кирәклеген ассызыклады, дип яза «Известия». Ул банк карталарын кулланганга ел саен еллык хезмәт күрсәтү өчен түләү алынуын искәртте. Эксперт аңлатып узганча, картаны кулланмасаң, түләү барыбер алыначак. Нәтиҗәдә, бурыч барлыкка киләчәк. Соловьев билгеләп үткәнчә, банк карталары автомат рәвештә ябылмый. Аларны ябу өчен, банкка тиешле гариза язарга тиешлеген аңлатты.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев