Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кулдан тукылган бистәр-тастымаллар, киемнәр күпләрне сокландыра

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дисәк тә, әле халкыбызның хәтерендә бик күп истәлекле байлыгыбыз саклана.

Әбиләребез сандыкларында милли кием хәзинәләре әле дә шактый. Ә яшьләр алар хакында өлкәннәрдән сөйләтеп кенә белә ала.
Безнең халык – искиткеч тырыш, эшчән халык. Элгәре ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясаганнар: итек басканнар, кәрзин, чабата, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр. Ә уңган хатын-кызларыбыз үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-бистәрләргә, альяпкыч-күлмәкләргә күзләрнең явын алырлык чигү чиккәннәр.
Кулдан тукылган бистәр-тастымаллар, урындык җәймәләре, паласлар, киемнәр кемнәрне генә сокландырмаган икән! Ул чор өчен алар иң кыйммәтле, зур байлык булып саналган. Туку һөнәренә өйрәнү катлаулы һәм авыр булган. Яшь кызлар үз әбисеннән, әнисеннән, җиңгәсеннән, өлкән туталарыннан туку станогы серләренә өйрәнгән. Остара барган саен яңа бизәк уйлап такан алар. Кагыйдә буларак, сөлге тукымалары я җитеннән, я киндердән, я мамык җепләреннән тукылган. Киндер сугу, сөлге-тастымаллар туку турында әби-бабаларыбыз әллә никадәр хатирәләр саклый, белем-тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Күп якларда киндер сугуны дүшәмбе көн башлаганнар. Эш станок көйләүдән башланган. «Бүген җиңел көн, киндер урынын кертәбез», – дигәннәр.
Киндер туку – бик борынгы һөнәр. Аның үзенә генә хас сүзләре, атамалары туа килгән. Мәсәлән, «кысалы киндер станогы», «кысасыз киндер станогы», «кереш», «көре», «кылыч», «тәбәлдерек», «соса», «калтырча», «әвернә бүкәне», «әвернә төбе», «боргыч таягы», «бавыр агачы», «киндер киштәсе», «талкы таягы», «киләп агачы». Болар – сугу станогына кагыла торган сүзләр.
«Тәрәш», «тәрәшле», «тәрәшләнгән сүс», «сүсне тәрәштән үткәрү», «җепне көрегә бирү» кебек атамалар исә туку эшен чагылдыралар.
Киндер сукканда, кызлар язмышларын юраганнар.
«Сөлге сугам, сөлге сугам,
Сөлге сугам аклыкка...
Кызыл башлы сөлгеләрем
Язсын бәхет-шатлыкка», – дип җырлаганнар. Һәм урамга чыкканнар. Кайсы якта кеше күренә яисә эт өрә – аны шул тарафка ярәшәләр, дигән ырымга ышанганнар.
Кияүгә китәсе кызлар бирнә әйберләрен дә тукып әзерләгәннәр.
Күп кенә музейларда, кайбер кешеләрдә илле, йөз ел элек сугылган, тукылган әйберләрне күрергә була. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Әбиләребез алтын куллы булган. Нинди генә үрнәкләр, нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар.

Безгә Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Раиса Леонтьева Йөз ел элек тукылган бистәрне кадерләп саклавы турында язган иде. 

 

Балтач районының Югары Субаш авылына баргач, мәктәп музеенда сакланга торган туку станокларын күреп кайттык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев