Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның чибәр керәшен кызларын билгеләделәр

Кукмара районы Кече Чура авылында да Питрау бәйрәме оештырылды.

Кукмара районының Кече Чура авылында Питрау бәйрәме узды, ул Кукмарадан гына түгел, күрше районнардан да меңнән артык кунак җыйды.

Бу көнне керәшен мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән сәнгать эшлеклеләре, фольклор ансамбльләре, авыл клублары җитәкчеләре, педагоглар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Питрау бәйрәменең визит карточкасы булып «Керәшен чибәре»конкурсы тора. «Керәшен гүзәле—2023» («Керәшен чибәре-2023») титулы өчен бәйрәмдә Кукмара районыннан 4 кыз көрәште.

Поршур авылыннан иң яшь катнашучы Юлиана Иванова керәшен гүзәле булды. Аңа 16 яшь. “Мин конкурста беренче тапкыр катнаштым, бераз дулкынландым. Дусларыма һәм якыннарыма ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Бу конкурста иң кыены-визитка өчен шигырь язу. Минемчә, барлык катнашучылар да яхшы иде”, – дип уртаклашты ул.

Азалия  Никонорова, Үрәсбаш авылыннан, Никоноровлар гаиләсендә 3 бала булып дөньяга килгән. 18 яшь. Арча педагогия колледждының 2 курсын тамамлаган.

“Буш вакытларда җырларга, биергә яратам. Авылыбызда узган барлык чараларда бик теләп катнашам. “Иң җор телле” номинациясендә жину яуладым”, – диде.

 Анна Димитриева, Пчеловод авылыннан. “2002нче елда туганмын, Казанда укыйм. “Иң сөйкемле" номинациясе җиңүчесе булдым. Чабата биюен биедем һәм үргән такыям турында сөйләдем", – дип хәбәр итте.

Диана Антипова:

“Иң унган” номинациясендә җиңдем. Югары Чура авылында яшим. Мина 18 яшь Казан медицина колледждында  белем ала. «Әнием белән Питрау көнне җыйган үләннәрнең нинди шифалы булуы турында сценка куйдык, ахырдан биедек”, – дип сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев