Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районының керәшен авылларда Өлкәннәр көне итеп билгеләп үттеләр

Беренче октябрьдән Өлкәннәр декадасы башлана.

Бу - игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата игелекле гамәлләр кылу өчен менә дигән сәбәп. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәм табыны артында кадерле кунаклар җырладылар, уйнадылар, яшьлекләрен искә төшерделәр.

«Поршур авылы мәдәният хезмәткәрләре матур итеп авылдагы өлкән буын кешеләрен чакырып, мул табыннар әзерләп башлап җибәрде бу бәйрәмне. Без аларга концерт номерлары белән ярдәм иттек. Бик матур, җылы атмосферада узды», –  дип яздылар Село-Чура авылыннан.

«Өлкәннәребезнең үзләре кебек җылы,ягымлы, матур көзге көндә авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешеләре белән күңелле очрашуга жыелдык. Рәхмәт аларга хезмәтләре, олы тәҗрибәләре, акыллы киңәшләре өчен! Сау-сәламәт ,якыннарының кадерлесе булып,  озын-озак гомер итсеннәр авылдашларыбыз», – диде Поршур авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев