Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара авылларында төзелеш-ремонт эшләре алып барыла

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев райондагы төзелеш-ремонт эшләре белән танышты Әлеге эшләр федераль программалар буенча алып барыла.

Кече Чура авылында башлангыч мәктәптә, балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара, Поршурда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзелә, клуб ремонтлана, Село Чурада мәдәният йорты капиталь төзекләндерелә. Әлеге эшләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының «Авыл территорияләренең заманча йөзе» ведомство проекты буенча башкарыла.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Байлангар авылында мәдәният йорты төзекләндерелә, Камышлыда 50 кешелек мәдәният учагы төзелә.

Сергей Димитриев төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен оешкан төстә алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте, тиешле вакытта төгәлләү бурычын куйды.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев