Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күкләр киңлеген гизүче Игорь

9 февральдә Россиядә гражданнар авиациясе көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Мамадыш районының Албай авылы егете, пилот Игорь Сидоров белән аралашып, аның студентлык еллары һәм чынга ашкан хыялы турында сөйләштек. Игорь сөйләгәннәрне үзгәртмичә, барысын да сезгә дә җиткерергә булдым.

20 яшемнән — авиациягә

— Мәктәпне бетергәч, бөтен чыгарылыш класс укучылары кебек үк, Казанга ашкындым, — дип башлады сүзен Игорь (алга таба язманы аның үз исеменнән дәвам итәрбез). — Уйлый торгач, Казан дәүләт тикшеренү-технология университетына, «Мәгълүмати-коммуникация технологияләре һәм элемтә системалары» белгечлегенә укырга керергә булдым. Бу профессияне үзем теләп сайласам да, өченче курста укыганда авиация белән кызыксынып киттем.

Минемчә, күп кеше кечкенәдән очучы яки стюардесса булырга хыялланадыр. Мин менә күкләр гизү турында 20 яшьләр тирәсендә генә уйлый башладым. Төрле кинолар, видеосюжетлар карадым, материаллар укыдым. Шулай итеп, гади кызыксыну зур бер хыялга әйләнде.

Укудан тыш вакытта самолетлар, пилотлар турында укып-карап утыру бушка китмәгән. Көчемне сынап караРга булдым. Университетта дүрт ел укып бетергәннән соң, очучылыкка укырга киттем. Әти-әнием каршы килмәде. Алар миңа үземә ошаган профессия сайлау иреге бирделәр.

Пилотларның сәламәтлеге идеаль булырга тиеш, шуңа күрә иң кырыс этап — медицина комиссиясе үтү. Хәтерлим, башта белешмәләр җыйдым һәм анализлар тапшырдым, ә аннары инде тикшеренүгә барырга кирәк иде. Пилотлар өчен махсус медкомиссия үттем дә, Санкт-Петербургның авиация баш маршалы А. А. Новиков исемендәге дәүләт гражданнар авиациясе университеты филиалына — Советлар Союзы Герое П. Ф. Еромасов исемендәге Богорослан очучылар училищесына документларымны тапшырдым. Шулай итеп, 2018 елның августында хыялым чынга аша башлады, мин очучылар училищесы курсанты булдым.

Пилот бик җаваплы профессия булганга күрә, укуы җиңел булды дип әйтмәс идем. Бик күп укырга, ятларга кирәк. Тагын бер бик мөһим әйбер — инглиз телен белү. Төннәр буе китапларны яттан өйрәнеп утыруларым бүгенгедәй хәтеремдә. Теләгем көчле булган, күрәсең. Бер тапкыр да кире уйлап, күңелне төшергәнем булмады.

Хыяллар чынга ашканда

Уку өч ел дәвам итте, һәр курс ахырында — практика. Шул практика вакытын училищедагы бөтен курсантлар да көтеп ала. Җәйгә чыккач, самолетта очасың бит. Бу инде теория өйрәнеп утыру гына түгел, Бөтенләй башка кичерешләр. Беренче тапкыр чын самолет штурвалы артында утырып, күктә очуым бик дулкынландыргыч булды. Мин пилот булу өчен туганым икән, дигән уйлар да шул вакытта килде. Бөтен пилотларның да иң истә калган онытылмас кичерешләре — училищеда укыганда беренче тапкыр самолетка утырып очуларыдыр.

Кагыйдәләрдә билгеләнгән тиешле сәгатьләрне (пилотларның стажы сәгатьләр белән санала) очканнан соң, үз күнекмәләрен күрсәтү өчен мөстәкыйль очышы була. Бу — иң мөһим һәм дулкынландыргыч чара, чөнки кабинада курсант үзе генә. Самолетта, инструктордан башка, үзең генә очу — гомергә истә кала торган мизгел. Укыганда практикалар вакытында көнгә 1-2 сәгать кенә, анда да укытучы белән оча идек. Ә монда — син берүзең, хыялларыңның чынга ашкан чагы!

2022 елдан Россия авиакомпанияләренең берсендә эшлим, Boeing 737 самолетында — пилот. Рейслар — төрле ераклыкта, вакыт ягыннан 2 сәгатьлекләре дә, 7 сәгатькә кадәр булганнары да бар. Без, гадәттә, үзебезнең илдәге Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Сочи, Минеральные воды, Махачкала шәһәрләренә очабыз. Хәзер эшли торган компаниядә командировкалар юк диярлек, шуңа бик озакка өйдән киткәнем булмады. Иң күп дигәне дә, өч-дүрт көннән артмый.

Еш кына, «иң яраткан маршрутың бармы соң», дип сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, яраткан маршрутым юк, күк бер бит инде ул, барысын да яратып очам. Хезмәт хакына килгәндә, очу вакытына бәйле рәвештә, ай саен төрлечә була. Күбрәк очкан саен, акчаң да күбрәк була.

Ярты ел саен — хәзерлек

Училищеда укыганда, гражданнар авиациясе пилотлары булачагыбызны исәпкә алып, безне төрле гадәттән тыш хәлләрдә дә югалып калмаслык итеп әзерләделәр. Тормышта көтелмәгән нәрсәләр дә булуы бар, шуңа салкын акыл белән, барысын да контрольдә тота белергә кирәк. Авария очраклары, шөкер, булганы юк. Андый вакытта дөрес эш итү өчен, тиешле кагыйдәләрне ярты ел саен тренажерда кабатлап торабыз. Бу — мәҗбүри чара.

Минем өчен пилот профессиясенең уңай яклары бик күп, беренчедән, ул — хыялымда йөрткән, яраткан эшем; икенчедән, күп шәһәрләр күрәм; өченчедән, самолетта кая да булса очканда, үземә генә түгел, гаиләм өчен дә билетларны ташламалы бәягә алу мөмкинлеге дә бар әле. Мин йөрү өчен һава юлын сайлаган кешеләрне матур сәяхәтләргә дә, эшкә дә алып барам һәм яңадан сагынган гаиләләре янына, җылы өйләренә алып кайтам да. Һәрбер рейсымда үз эшемнең никадәр җаваплы һәм кирәкле икәнен белеп очам. Ә курку, әлбәттә, юк. Куркасың икән, ул чагында очучы профессиясе синең өчен түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев