Кряшен Чибяре - Алина Федотова икенче тапкыр әни булды
9 февраль көнне "Кряшен Чибяре - 2010" титулын алган Алина (Константинова) Федотова икенче тапкыр Әни булды. Яшь гаилә тормышына ямь өстәп тагын бер уллары дөньяга аваз салды. Олысына - Даниилга 10 апрельдә өч яшь тула.
Хөрмәтле Дмитрий һәм Алина! Әлеге зур шатлыгыгыз белән без дә уртаклашабыз. Җан җимешегез сау-сәламәт, тәүфиклы, мәхәббәтле һәм бәхетле булсын.
Бәби туды, нинди шатлык!
Җиткерәбез ихлас теләкне.
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев