«Кряшен Чибяре» конкурсында III урын алган Анжелика Иванова: «Горурлык бит ул — керәшен кызы булу!»
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булды. Кукмара районының Поршур авылыннан Анжелика Иванова конкурс турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Анжелика бар этапларны да уңышлы узып, җиңүчеләр исемлегенә керде һәм III урынны алды.
— Әлеге бәйгедә катнашумның төп максаты — керәшен җәмгыятьчелеге, культурасы, тарихы белән якынрак танышырга һәм үземне сынап карарга иде. Бәйгегә шуның кадәр каты бирелеп әзерләнгәнмен, шул көнкүрешсез хәзер яшәве да сәеррәк. Нидер әзерлисе, өйрәнәсе, эзлисе кебек. Чыннан да, керәшен халкы шундый бердәм, тату. Аның сөйләме, җырулары, биюләре күңелләрне яулап алырлык гаҗәеп матур!
Керәшен халкының тарихын тирәнрәк өйрәнүгә аерым бер басым ясыйсым килә үземдә. Бу минем өчен чыннан да бик кызыклы. Бары белән дә танышып, үземнең нәселемә керәшен җанымны сеңдереп калдырасым килә. Керәшен кызы тышкы гүзәллеге белән генә түгел, эчке күңел дөньясы белән дә гаҗәеп чиста, тыныч, матур булырга тиеш дип саныйм. Үзе бер горурлык бит ул – керәшен кызы булу!
Бәйгедә катнашырга ризалашканда, беренче уем «Катнашам икән, димәк, мин үземне генә түгел, ә гомумән үземнең гаиләмнең, авылымның, районымның бер бизәге, танытучысы булырга тиешмен». Әлеге уемны чынга ашырганмындыр дип ышанып калам.
Питрау бәйрәмен оештыручыларга мин сокланып туя алмыйм. Шундый зур хезмәт бит бу! Керәшен чибәрләрен әзерләу генә дә нинди зур тырышлык сорый! Безне 3 көн давамында бик яхшылап әзерләделәр (психолог, хореография, фотосессия), чыгышларыбызда да ничек яхшырак булуын анлатып, ярдәм иттеләр. Оештыручылар - сез молодцы!
Бәйгедә катнашучы кызлар барысы да шундый чибәр, талантлы! Аларны күргәч югалып калырлык. Чын керәшен кызлары. Бер тапкыр да «Болар минем конкурентлар » дип уйламадым. Барысы белән дә яхшы, җылы мөнәсәбәттә без.
Үземне сынау буенча, русча гына әйткәндә «выход из зоны комфорта» булды бу. Мин сәхнәне яратам, анда чыккач, мин үземне шуның хәтле ирекле итеп хис итәм. Барлык җанымны биреп тамашачыга күңелемдәгесен җиткерергә тырышам.
Нәтиҗәләр белән канәгатьме мин? Әлбәттә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев