«Кряшен Чибяре» конкурсында II урын алган Милена Новикова: «Гаиләләребезнең саклап калган мирасын күрсәтә алдык»
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау җыенында булды. Финалга узган күп кенә конкурстанткалар бу конкурс турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Милена Новикова Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан. Аның конкурста беренче катнашуы түгел. Бу юлы ул ныклап әзерләнеп киллгән. Тырышуы әрәм китмәде, Милена – җиңүчеләр рәтендә.
«Авыр юл булды. «Алҗап» беттек. Әмма без аны барыбыз да тиешлечә үттек. Булдырдык кебек. Оештыручылар әйтмешли, без барыбыз да — җиңүчеләр. Баналь сүз. Әмма бу чыннан да шулай. Үзебезне, барлык куркуларны җиңеп, халкыбызның матурлыгын, бай культурасын, ул гына да түгел, гаиләләребезнең саклап калган мирасын күрсәтә алдык. Үзенчәлекле, кабатланмас керәшен кызлары без. Шуны истә тотыгыз. Мондый тормыш мәктәбе үтүебезгә шатмын. Конкурс тамырларыбызга, керәшенлегебезгә тагын да якынаерга ярдәм итте дип уйлыйм. Бу хисне җуймасак иде. Конурс тормышка артык тәэсир итә аладыр дип уйламыйм. Әмма һәрберебезнең күңелегдә үз орлыгын салып калдырды. Ул орлык тишелеп, матур чәчәккә әверелерме яки тишелмичә генә череп ятармы — ансы инде безнең кулларда», — дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев