Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре» Анастасия Шумитова Бөтенроссия конкурсында керәшен җыруы башкарган

1 декабрь көнне Казанның Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә Бөтенроссия I «Дөнья көйләре» (»Мелодии мира») конкурсы булды.

Әлеге конкурста Мамадыш районының «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе, музыка укытучысы Анастасия Шумитова да катнашкан. Ансастасия үзе Мамадыш районының Ташлыяр авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәбендә музыка укыта.

«Конкурс турында белеп алгач, катнашырга булдым. Монда солистлар, инструменталистлар, ансамбльләр чыгыш ясады. Мин керәшен җыруы «Өмә көе»н акапелло башкардым. Чыгыш ясагач, жюридагылар «бик матур җыр, дөрес сайлаганың» дип әйттеләр, киңәш тә бирделәр. «Мелодии мира» конкурсында III дәрәҗә лауреат булып, дипломга һәм кубокка ия булдым. Үземнең профессионал осталыгымны арттыру өчен, Россия күләмендәге мондый конкурсларда алга таба да катнашырга дигән фикергә килдем», – дип язды карендәшебез Анастасия Шумитова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец безнен кызыбыз, шумитлэр кызы ул,