«Кряшен Чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова: «Җиңүдән соң, тормышның яңа яклары ачылды»
Ижевск дәүләт медицина академиясе дәвалау факультетының III курс студенты, республикакүләм «Кряшен чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова узып баручы елдагы вакыйгалары турында сөйләде.
— 2024 елда мин үземне «Кряшен чиябре» бәйгесендә өченче тапкыр сынап карарга уйладым. Баруыма үкенмәдем, чөнки үз дигәнемне иттем — республика күләмендә «Кряшен чибяре» титулын яуладым.
Җиңүдән соң, тормышның яңа яклары ачылды: халык арасына «Кряшен чибяре» буларак чыгу, төрле кешеләр белән аралашу…
Иң беренче зур вакыйга — Казан шәһәренең Татмедиа бинасы янындагы Медиа-Питрау бәйрәмендә катнашуым. Минем өчен ул бәйрәм — Җөридәге зур Питрауның кечкенә бер дәвамы шикелле булды.
Тагын бер истәлекле вакыйга — «Айбагыр» этносменасына баруым. Балалар белән танышу, кечкенә керәшен чибәрләре белән аралашу мөмкинлеге бирде ул. Алар белән сөйләштем, сорауларына җавап бирдем, аларның хыялларын ишетеп, киңәшләр бирдем, хупладым. «Айбагыр чибяре» бәйгесендә үземне жюри булачак сынап карадым. Чакырылган кунак булу — зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та.
«Кряшен чибяре» титулы — үз-үземә ышаныч уятты, көчле якларымны ачыкларга булышты. Халык каршында чыгыш ясарга, төрле кешеләр белән аралашырга өйрәндем. Бу җиңү миңа төрле файдалы проектларда катнашу, кызыклы кешеләр белән танышу һәм үземнең аралашу даирәсен киңәйтү өчен дә яңа мөмкинлекләр ачты.
Пирау бәйрәменең үзәгендә булган иң матур конкурста җиңүем —әтием, әнием, абыйларым өчен дә зур горурлык булды. Иң мөһиме шул дип уйлыйм.
Киләсе 2025 елда барыбызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм онтылмаслык гүзәл мизгеләр телим. Яңа елның һәр көне яңа мөмкинлекләр алып килсен, ә янәшәдә яраткан кешеләр генә булсын. «Кряшен чибяре» титулының үземә зур җаваплылык өстәгәнен истә тотып, барлык чакыруларны кабул итеп, чакырган җиргә шатланып килергә тырашачакмын. Һәм керәшеннәрне тиешле югарылыкта тәкъдим итәчәкмен.
Тормыштагы иң зур хыялым — врач булу, авыру кешеләргә яшәү һәм дөнья матурлыгын күрергә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев