Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Красноярскидагы «Уңыш көне»ндә карендәшләребез дә катнашты

Красноярск өлкәсенең 90 еллыгы алдыннан оештырылган агропромышленность форумы кысаларында узган «Уңыш көне«ндә Пировский округыннан карендәшләребездән торган делегация дә булган.

Әлеге форумга килүчеләрне Комаровка авылы керәшеннәре үзләренең Пировский округы мэры, карендәшебез Александр Ильич белән бергәләп каршы алганнар. Форумга зур гаиләсе белән укытучы карендәшләребез Лидия Тараканова ире һәм балалары, оныклары белән барган.

Форумда Пировский округы данын Комаровка территориаль подразделениесе яклаган. Чөнки алар округта уздырылган «Уңыш көне» конкурсында җиңгән булганнар. Биредә дә алар үз почмакларын матур итеп бизәгәннәр. Ерактан ук игътибарны үзенә тартып торган 11 метрлы баннерда округның хөрмәтле гаиләләре фотолары да ясалган. Ул гаиләләрнең барысы да авылда яши, үз тырыш хезмәтләре белән округ икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. 

Бәйрәмдә азык-төлек ярминкәсе дә оештырылган. Анда җирле фермерларның үз хуҗалыкларында җитештерелгән югары сыйфатлы продуктлар урын алган. Авыл уңганнарны пешергән төрледән-төрле камыр ризыгы белән озын өстәлләр тулган. Ә ул өстәлләр янына килүчеләрне элгәреге керәшен киемле ике зур курчак каршы алган. Халык керәшеннәрнең йон кабасы, сандык, тукылган палас, кул тегермәне кебек көнкүреш кирәк-ярагын да кызыксынып караган. 

Бу форумда 40ка якын районнан катнашкан. Пировский округы керәшеннәре, барысын да сокландырып, икенче урынны алган. Аларга диплом һәм ноутбук тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев