Котлыйбыз!
16 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле һәм хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантана барышында тырыш хезмәте белән үрнәк булган барлыгы 46 кеше бүләк алган. Алар арасында безнең карендәшләребез да бар. Бу көнне Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Григорий Родионовка (Гәрәй Рәхим) "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды.
"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле артисты Елена Григорьева "Татарстан Республикасының атказанган артисткасы" исеменә лаек булды.
Күп еллар Татарстан керәшен оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе булып торган, Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьевага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.
Хөрмәтле карендәшләребезне дәүләт бүләкләре белән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев