Котлыйбыз!
Бүген, 4 апрель - газетабызның баш редакторы, Татарстан Республикасы Керәшен оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Людмила Даниловна Белоусованың туган көне.
Керәшен дөньясын Белоусовасыз күз алдына китереп булмый. Кемнәр генә, кайлардан гына шалтыратмыйлар аңа: Татарстан Республикасы шәһәрләреннән дә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Ижау һәм башка калалардан да. Эзлиләр, табалар, уртага салып сөйләшәләр, һәм, бергәләп, мәсьәләне хәл итү җаен чыгаралар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Барчасының да хәленә керергә, ярдәм итәргә, үпкәләтмәскә, көйләргә кирәк. Шушы эшләрне башкарып барырлык оста оештыручы да, зирәк акыллы психолог та, үз сүзен өздереп әйтүче көчле шәхес тә, шул ук вакытта, нечкә күңелле, шигъри җанлы хатын-кыз да ул.
Хөрмәтле Людмила Даниловна! Ихлас күңелдән бүгенге күркәм бәйрәмегез белән котлап, Сезгә иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Һәр туар көн тәнегезгә сихәт, күңелегезгә шатлык-куанычлар алып килсен. Шомырт чәчәгедәй ап-ак бәхетләр, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар һәм җан тынычлыгы телибез!
Хөрмәт белән "Туганайлар" газетасы коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев