Кощаково авылы балалары спектальдә уйнады
Питрәч районының Иске Шигали авылында “Көлү һәм күз яшьләре” спектакле куелды.
Спектакльдә Кощаково авылының “Созвездие" театр студиясендәге өлкән төркем укучылары уйный. Әлеге тамашаның максаты – талантлы балаларны барлап, аларны иҗатка тарту аша сәләтләрен үстерү.
“Һәркемгә ошады. Балалар оста уйнаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Актерлык сәләте дисеңме, сөйләмнәре беләнме – теләсә кемне көнләштерерлек”, – дип яздылар Питрәч районының мәдәният хезмәткәрләре.
Кощаково мәдәният йортында Шигали мәдәният йортының театр студиясе балалары да чыгыш ясаячак. Алар шулай бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев