Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кореядә вафат булган Венера Сапуринаның көлен туган ягында күмәчәкләр

Якыннары белән киңәшләшеп, Марина апа Венераның гәүдәсен яндырырга рөхсәт биргән. Ул кызының көлен туган якларына алып кайтачак.

Әнисе Венераны илгә алып кайтып дәвалау турында хыяллана иде. Кызганыч, Венерага тернәкләнү насыйп булмаган.

Кызы җан биргәндә Марина баласы янәшәсендә булган. 

«Төнлә табиблар мине чакыртып китерде. Кызым ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган иде. Хәленең тагы да начарлануын аңладым. Мине генә көткән балам, тирән итеп сулады да җан бирде», — ди әнисе.

Ә бүген иртән алып кайтырга рөхсәт бирүче анализ әзер буласы иде. Кызганыч, Венерага исән-сау кайтырга насыйп булмады. Табиблар һәм гаиләсе белән киңәшләшкәч, Венераның гәүдәсен яндырырга, көлен алып кайтырга дигән фикергә килгәннәр. Әлегә крематорийда чират. Моргта бер көн тоту өчен шактый акча сорыйлар. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова безнең үтенеч белән Венерага ярдәм оештырган иде. Чыгымнар шул акча белән капланачак.

— Кызымны матур итеп киендереп, гаиләм өчен соңгы видеога төшерәчәкмен. Табиблар рөхсәт итте. Аннары туган ягыма кайтырмын дип торам. Баламны динебез кушканча җирләячәкбез, — ди Марина . — Безнең хәсрәтебезне үзенеке иткән, кулдан килгәнчә булышкан, әле дә сезнең аша ярдәм итәргә әзер торган һәркемгә чиксез рәхмәт. Үз хәлемне үзем генә беләм. Балама ярдәм итә алмавым өчен дә өзгәләнәм. Әле ярый янына барып, яратуымны, җылы сүзләремне әйтә алдым дип сөенәм. Кызымның көлен туган якка күмәбез... Минем көнемә калмагыз! Бала хәсрәтләре күрмәгез!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев