Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Консерватория студенты Лиана Самойлова дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды

Ул диплом эшендә Әлмәт районы керәшеннәренең җыр үрнәкләрен өйрәнгән.

7 июнь көнне Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология факультетында дәүләт имтиханнары узды. Тукай районының Мәләкәс авылы кызы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесенең урынбасары Лиана Самойлова диплом эшендә Әлмәт районы керәшеннәренең җыр үрнәкләрен өйрәнеп, экзаменацион комиссиягә югары дәрәҗәдәге хезмәтен тәкъдим итте. Ә аның курсташы София Озджан Кырым татарлары җыруларын өйрәнгән. 

Игътибарыгызга – видеода – Лиана Самойлова башкаруында «Әй, кычкыра күке лә» җыруы. Чыгарылыш студенты аны үзе гөсләдә уйнап башкара.

Дәүләт имтиханына Мәскәүдән белгечләр арасында – сәнгать белеме докторы, профессор Константин Зенкин бар иде. Ул да студентларның эшен югары бәяләде. 

Татар музыкасы һәм этномузыкология факультеты халык иҗаты буенча уникаль белгечләр әзерли. Ел саен диярлек, консерватория керәшен этномәдәнияте буенча белгечләр чыгара. Казан консерваториясе студентлары ел саен керәшен авыллары буенча фольклор экспедицияләренә баралар, анда җирле халыктан уникаль фольклор материал җыялар. Студентлар бик сирәк һәм инде онытыла барган җыруларыбызны, көйләребезне яздырып алалар. Әлеге язмалар нигезендә алар үзләренең диплом эшләрен әзерлиләр.

Фотода: Лиана Самойлова – сәнгать җитәкчеләре – Геннадий Макаров һәм Лилия Сарварова белән.

"Бүген имтиханга әзерләнгән җыр үрнәкләре барысы да 2021 елда Әлмәт районнарына оештырылган этнографик экспедицияләр вакытында яздырып алынган җырулар. Кәләй авылының «Кәләем» һәм Илтән Бута авылындагы «Илтәнем» фольклор ансамбле солистларыннан үзем яздырып алдым бу җыруларны. Әлеге экспедициясенең җитәкчесе Геннадий Макаров булды. Консерваториядә укыган 4 елым – хисләргә бик бай һәм иң күңелле вакытларым. Педагогларыбыз, фәнни җитәкчеләребез сәнгать белеме докторы, профессор Елена Смирновага (диплом җитәкчесе), Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Геннадий Макаров һәм сәнгать белеме кандидаты Лилия Сарваровага рәхмәт җиткерәбез. Шулай ук, дәүләт имтиханнары вакытында безгә ярдәм иткән консерватория студентлары ансамбленә рәхмәт", – дип сөйләде Лиана Самойлова. 

Фотода: Лиана Самойлова – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктәге хезмәттәшләре белән. 

Фотода: Лиана Самойлова – әти-әнисе белән.

Фото: Губина Ю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев