Конфедерацияләр Кубогы ярымфиналында Португалия җыелмасы Казанда уйнаячак
Криштиану Роналду һәм аның командасының көндәше бүген билгеле була.
Конфедерацияләр кубогында "А" төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: "Казан Арена" стадионында Мексика командасына оттырган (1:2) Россия җыелмасы кубок өчен көрәштән төшеп калды.
Төркемнең соңгы турында Россия-Мексика командалары матчы - 1:2, Португалия-Яңа Зеландия җыелмалары уены - 4:0 исәбе белән төгәлләнде. Шулай итеп, төркем этабын Португалия җыелмасы беренче урында төгәлләде. Мексика - икенче, Россия өченче баскычта.
Португалия һәм Мексика командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Португалия командасы ярымфиналны 28 июньдә Казанда уздыра.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев