Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көне матур бит, көлеп алыйк

Купи дәдәй мәзәкләре почмагы»на рәхим итегез.

Укытучы:

– Әләксей, син бүген юынмагансың икән бит. Авыз кырыйларыңа карап, мин бүген иртән ни ашаганыңны да әйтә алам.

– Әйт, абый!

– Күкәй ашагансың!

– Ялгыштың. Күкәйне мин кичә ашадым.

* * *

– Волков, нишләп син дәрескә соңга калдың?

– Дәресләр мин килгәнче башланганга.

* * *

Ир белән хатын очраклы рәвештә кибеттә очраша. Иренең кулында олы букет күреп, хатыны кычкырып җибәрә:

–Ах, бу миңа мени?

–Хәзер әйе инде, – дип куя ир боек кына.

* * *

Кечкенә Боря әнисенә:

–Әни, сез мине кибеттән сатып алдыгызмы?

–Әйе, балам.

–Килосын ничә сумнан?

* * *

 – Саша, синең авырлыгың күпме?

– Күзлек белән йөз егерме килограмм.

– Ә нишләп күзлек белән?

– Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим.

***

Әтисе һәм аның беренче класста укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:

– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?

 – Кем?

 – Укытучы.

– Каян белдең?

– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев