Компот, тозланган яшелчә банкалары: Урта Багражда үзенчәлекле күргәзмә оештырганнар
Көзге уңышларны җыеп алгач, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында төрле чаралар үткәрелә.
Зәй районының Урта Баграж мәдәният йортында да көзге күргәзмә ясалган.
"Ул гади генә күргәзмә түгел. «Погребок» дип аталган йорт эшләнмәләрен дегустацияләү өчен ясалган үзенчәлекле күргәзмә булды. "Оста куллар" клубында катнашучылар компотлар һәм тозланган яшелчәләр банкаларын алып килделәр. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне консервлау тәҗрибәсе, яңа рецептлар белән уртаклаштылар. Шулай без яшелчә эшләнмәләренең гади һәм кызыклы вариантларын җыйдык. Анда ашап караган яшелчәдән ясаган кабымлыклар – көндәлеккә дә һәм, хәтта, бәйрәм өстәленә дә бик әйбәт ризыклар. Уңганнар бөтен кунакларны үзләре әзерләгән тәм-томнары белән сыйладылар", - дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев