Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комазан Башында яңа мемориал ачылачак

Мемориал диварында 500 ветеран исеме белән гравировка ясалачак.

Мамадыш районының Комазан Башы авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан мемориал ачылачак. 

Мемориал Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары хөрмәтенә куела. Аның плитә диварында 500 ветеран исеме язылачак. Урыны - авыл үзәгендә, клуб каршында.

Мемориалның фундаменты инде салынып беткән. Озынлыгы 8 метр, биеклеге 2 метр булачак, үзе кызыл кирпечтән ясалачак, дип планлаштырыла. Проектның авторы - Мамадыш районының баш архитекторы - Рамил Минниханов. 

Әлеге мемориал авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына, шулай ук, башка регионнарда яшәүче карендәшләре һәм дәүләттән бүленеп бирелгән акчага эшләнелә. 

Мемориал кышка кергәнче әзер булачак, ди авыл халкы. Аны ачу тантанасы киләсе елга, Җиңү көнендә узачак. 

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев