Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчының иске Покрау чиркәвендә Пасха келәве узган

100 елга якын келәүләр уздырылмый торган бу чиркәүне авыл халкы бик кадерләп саклый.

Мамадыш районының Колышчы авылында Изге Покрау чиркәве 1916 елда ачылган. Ул бик матур – архитектура мирасы булган агач чиркәү. Узган гасырның 30-нчы елында чиркәү ябыла, клуб та булып тора. Соңыннан клуб аннан күчерелгәч, бина әле дә ябык тора. Анда берникадәр төзекләндерү эшләре дә башкарыла: түбәсе ябыла, баскычлары ясала.

“Һәрбер чиркәүнең үз фәрештәсе була. Безнең чиркәүнең фәрештәсе дә, храмның ташландык хәлен күреп, 96 ел буена сыкрап, елап торгандыр...”, - дип әйтә авыл халкы.

Быел күп кенә шундый ташландык, искергән чиркәү биналарында Пасха келәүләре уздырыла. 15 май көнне шундый келәү Колышчы чиркәвендә дә булган.

“Авыл халкы келәүгә җыелды. Келәүне күрше Урманчы авылы чиркәве священнигы отец Михаил уздырды. Тәре йөрешенә дә (Крестный ход) чыктык. Чиркәү артында 4-5 кабер дә бар. Анда элек чиркәүдә хезмәт иткән батюшканың хатыны һәм чиркәү төзелешенә ярдәм иткән, авылның хөрмәтле берничә кешесе җирләнгән. Шуларның өстендә дә панихида уздырды батюшка. Анда инде авылының кайчандыр шушы чиркәвенә йөргән, хәзер инде исән булмаган кешеләре өчен дә укылды. Көтмәгәндә Ходай шундый сөенеч, бәрәкәт җибәрде. Халык куанып кайтып китте. Иң сөенгәне чиркәвебезнең фәрештәсе булгандыр”, - ди хәбәр итте Колышчыдан Валентина Максимова.

Фото: Валентина Максимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев