Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчыда Покрау алды келәве узган

Мамадыш районының Колышчы авылында 7 октябрь – Покрау алдыннан үлеләрне искә алу көнендә зур келәү узган.

Колышчы авылы чиркәве Изге кыз Марияның бөркәнчеге исеменә аруландырган. Шулай итеп, авылның престол бәйрәме дә Покрау.



“Келәү шулкадәр матур үтте. Авыл халкы берничә көн алдан зиратны, чиркәү алларын, чиркәүне чистартты. Алексеевскийдан отец Павел Чурашов белән аның матушкасы, Керәшен Сәрдәсеннән отец Геннадий Сизов, Алан-Поляннан җыручылар, Иванайдан, Рәхмәттән һәм үз авылыбыздан күп халык җыелды. Яңгыр явып торды. Ходай бәхиллеге белән булгандыр, бер чагында да язык әйтмәгәннәр дә, язык әйтеп, өлеш алдылар. Литургиядән соң, чиркәүдән чыкканда, күңелдә ташып торган бәрәкәтле савыт белән чыккан кебек рәхәт булды. Келәүдән соң, отец Павел белән отец Геннадий зиратта лития укыдылар”, – дип сөйләде Валентина Максимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев