Колышчыда Мулимун бәйрәме көнне политик репрессия корбаннарына һәйкәл аруландырылган
15 июнь көнне Мамадыш районының Колышчы авылында җәйге бәйрәмнәренең беренчесе халыкны үзенә җыйды.
Мулимун «молебен» сүзеннән алынган. Ул Тройсынга бер атна кала уздырыла. Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату.
Мулимун бәйрәме иртәсендә үк Колышчы урамнары халык белән тулды. Чыгышлары белән Колышчыдан булган һәм озак еллар дәвамында очрашмаган якташлар очрашты бу көнне.
Бу авылдагы традиция буенча, иртәнге сәгать 8дә чиркәүдә керәшенчә зур бәйрәм келәве узган. Барлык мәңгелеккә күчкән туганнарын, авылдашларын искә алганнар. Ә инде кичке якта авылдашлар, кайткан кунаклар мәйданга бәйрәмгә җыелган.
«Мулимунны барлык Колышчы халкы көтеп ала, атна башыннан әзерлекләр башлана. Иң беренче чиратта өмә ясап зиратны чистартып, тәртипкә китерәбез. Урамнарны чистартабыз. 15 июнь көнне иртәдән авыл тулы кунаклар иде. Кемдер туган йортына, ә инде үскән нигезен барлап үтүчеләрдә аз булмады. Чиркәүдә зур келәү булды. Шәмнәр куеп, җазык әйтүчеләрдә шактый иде. Отец Димитрийга мең рәхмәт, безне якын итеп килгәне өчен, төп йортта ятучы якыннарыбызны иман белән куандырганы өчен. Келәүдән соң иске чиркәүгә юл тотык. Анда безнең авылдашыбыз Георгий Федорович Чебышев, төзекләндерү эшләре алып бара. Чиркәү янына авылыбызның политик репрессия корбаннарына памятник куйдырды. Отец Дмитрий аны аруландырды.
Шуннан соң өйләребезгә таралышып кичке бәйрәмгә әзерләнә башладык. Быел бәйрәмне алып барырга үзебезнең карендәшләребез Евгений Максимов белән Олег Фазылҗанны чакырдык. Ну егетләр молодцы да инде, киче буе халыкны уйнатып, җырлатып, күңел ачтырдылар. Үзебезнең балалар чыгышын да, килгән кунаклар чыгышын да халык яратып кабул итте. Кыр батырларын да бүләкләп үттек.
Форсаттан файдаланып, әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән дусларыма, спонсорларга, авылдашларга яхшы бүләкләре, акчалата ярдәмнәре өчен, бигрәк тә Колышчы авылы яшьләренә бик зур рәхмәт», – дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Нина Трушова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев