Көлкамәр авылының аксакалы, укытучы Иван Долгов истәлегенә күргәзмә ачылды
Питрәч районы Туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе авылындагы бүлегендә укытучы, халык депутаты, СССРның мәгариф отличнигы Иван Александровичның 90 еллыгына багышланган «Сезнең белән узган гомер» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Искә алу чараларын Питрәч районы Туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе авылындагы бүлеге белән Керәшен Сәрдәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе бергәләп оештыра. Узган ел ахырында арабыздан мәңгелеккә киткән укытучы Иван Долговны укучылары, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары искә алды.
Музейның фәнни хезмәткәре Олег Волков Иван Александровчика багышланган зур күргәзмә әзерләгән. Күргәзмәдә Иван Долговның авыллар, мәктәпләр, нәселләр тарихына багышлаган язмаларын, фотографияләрен, шәхси әйберләрен күреп булачак. Шулай ук укытучының 60 ел Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә депутат булып эшләве турында материаллар урнаштырылган.
Иван Долгов 1934 нче елның 2 нче февралендә Көлкәмәр авылында колхозчы крестьяннар гаиләсендә туа. 1942-1946 елларда Көлкәмәр башлангыч мәктәбендә белем ала. Кибәч авылы җидееллык мәктәбендә 5 нче сыйныфны тәмамлый. Соңыннан Чыты авылы җидееллык мәктәбендә белем ала. 1949 нчы елны Казан педагогия училищасына укырга керә. Училищаны тәмамлагач, юллама белән Курган өлкәсенә эшкә китә. Әлмәт районы Вишнякова авылының җидееллык мәктәбендә математика һәм рус теле укыта.
1954 −1957 елларда армия сафларында хезмәт итә, хәрби званиясе — капитан. Аннан кайткач Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетына укырга керә. Тарихчы булырга әзерләнә башлый. Тора- бара читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Питрәч мәгариф бүлегенә запас укытучы булып эшкә урнаша.
Иван өчен чегән тормышы башлана. Вакытлыча укытучысыз калган төрле мәктәпләргә йөреп укыта. Кайда гына булса да, коллективны, балаларны ярата, җәмәгать эшләренә тартыла, тормышның эченәрәк үтеп керергә тырыша. Мәшәкатьле эш аңа күп кешеләр белән аралашырга, төрле тәҗрибә тупларга булыша.
1959 елдан Көлкәмәр авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 2 елдан соң Көлкәмәр авылы башлангыч мәктәбенең мөдире булып билгеләнә. Озак вакыт үтми, Питрәч районы Екатериновка сигезеллык мәктәбенең директоры булып билгеләнә.
Җәмәгать эшләре активисты, оста оештыручы яшь коммунистны партия райкомы да күз уңында тоткан. Иң зур хуҗалыкларының берсе «Таң» колхозына, туган төбәгенә партком секретаре булып эшли.
- 1997 елда лаеклы ялга чыга.
- 2007 елдан 2009 елга кадәр Көлкәмәр башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Мәгариф аттестацион карары белән 1992 елда укытучы- методист исеме бирелә.
- 2018 елда Ветеран укытучы, җирле тарихчы И. А. Долговның «Сәрдә мәктәбенә 150 ел» дип исемләнгән китабы басылып чыга. Проект җитәкчесе һәм баш редакторы (оныгы) Александр Долгов.
- 2023 елда Иван Александрович безнең арадан мәңгелеккә күчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев