Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колбагыштан Пётр Макаров: «Бал Спасында туганга умартачыдыр инде мин»

Җәйнең соңгы ае. Игенчеләрнең урак өсте, хуҗабикәләр бакча байлыкларыннан кышкылыкка тәмле ризыклар әзерлиләр. Бал Спасына туры китереп, инде умартачылар да бал аертты. Алар арасында 42 ел умартачы булып эшләүче Теләче районының Колбагыш авылыннан карендәшебез Пётр Сергеевич та бар.

Умартачылыкта беренче адымнар

Петр Макаров мәктәптән соң Казанга китеп, заводка эшкә керә. Авылда калырга уе булмаса да, туктаусыз гөжләп торган станокларга карап, «эх, урманда, табигатьтә, чәчәкләр арасында эшләсәң иде» дип, еш уйлый ул.

— «Шәһәр шулпасы» эчкән кеше мин. Умартачы булырмын дип уйлап та карамадым, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Урман эчендә Саба совхозының пасекасы бар иде. Анда туганыбыз Гриш дәдәй эшләде. Заманында безнең папа үзе аны шунда умарталыкка эшкә урнаштырган. Гриш дәдәй: «Ә хәзер, мин сезнең берәрегезне шушы умарталыкка куярга тиеш», — дип гел әйтә иде. Гриш дәдәй мине бер ай буе авылга кайтырга үгетли торгач, ризалаштым.

Аңа кадәр әле Пётр Макаров армия сафларында хезмәт итеп кайта. 1981 елны умартачы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Бу тармак буенча белем дә ала. Ул Кама Тамагы районында һәм, Мәскәү өлкәсендәге Сергиев Посадтагы техникумнарны тәмамлый. Пётр эшли башлаган вакытта умарталыкта төп корт семьясы 165тән артык була. Ике елдан соң, аны өлкән умартачы итеп куялар. Шулай итеп, карендәшебезнең 42 елга сузылган умартачылык тормышы башланып китә.

Үз эшенең җаен белә

Күз алдыгызга китерегез: әйләнә-тирәсен агачлар һәм чәчәкләр әйләндереп алган җәйге алан, кошлар сайравы һәм шунда, курчак өйләредәй тезелеп киткән, төрле төстәге умарта оялары... Колбагыштан 2 километр ераклыкта урнашкан урман уртасындагы шул аланда хәзерге көндә дә пасека бар. Анда 16 ел инде Пётр Сергеевич үз умарталыгын тота. 

— Бүгенге көндә 60 умартабыз бар. Без дип әйтәм, чөнки бу эшне гаиләм белән бергәләп алып барам: хатыным Любовь, кызым Людмила һәм улым Степан. Җәйгелектә кемнең кайчан буш вакыты була, гел шушында. Папа-мама да гел ярдәм иттеләр. Улым Степан мәктәпкә кергәнче үк, 5-6 яшеннән миңа ияреп йөрде. Язын бал кортларының ояларын да улым юа иде, — дип үзенең яраткан эше белән таныштыруны дәвам итте Пётр дәдәй.

Бәлки кемнәрдер, яз җиткәч умарталарны чыгарып куясың да, җәй ахырында ачып бал җыеп аласың, дип уйлыйдыр. Әмма бал кортларын һәр көнне карап торырга, кышлату чорына кадәр һәр эшне вакытында башкарырга кирәк. 

Яз җитү белән, ояларны юалар, һәм семьяны шул чиста ояга күчерәләр. Бу бик мөһим. Җәй айларында умарта кортлары күч аера. Ул аерылган күч умартадан өскә күтәрелә дә, кечкенә генә тере кара болыттай һәм туктаусыз гөжләп оча. Күпмедер вакыттан берәр агач башына сырый. Умартачы бу мизгелне күз уңыннан яздырмаска, яшь күчне вакытында җыеп алырга тиеш. Еш кына биек агач башына үрмәләргә дә туры килә. 

Умарталыктагы эш белән беррәттән, Пётр Сергеевич әле умарта ояларын да, бал кортлары өчен йорт җиһазы кебек булган рамнарны да үзе ясаган.

— Кортларга да тәрбия кирәк. Кырларны агулагач, бераз зыяны килгәне булды. Әле бит аннан тыш, бал кортлары авырулары да әз түгел. 1982-83 елларда бал корты бете чыкты. Кортның канын суыручы бик әшәке, куркыныч бет ул. Менә шундый очракларда, тиешле чараны вакытында күрергә кирәк, — дип умартачы эшендәге проблемаларга да тукталды ул. 

Бу яз һәм җәйнең дә бал кортлары өчен үз уңайсызлыклары булды. Көннәр җылыткач, кинәт кенә суытып җибәрде. Кайбер районнарда ул юкә агачы чәчәк аткан чакка туры килде, күп урыннарда үсемлекләрне кырау сукты. Халык арасында «быел бал әз булыр инде», дигән сүзләр дә йөрде. Шуңа да Пётр Макаровтан бал аерту-аертмаулары, балның быел ничегрәк чыгуы турында сорадым. 

— Безнең төп табыш — юкә. Хәзер көнбагыш балы да популяр була башлады. Ләкин, иң тәмлесе һәм йомшагы — юкә балы. Ул ел саен төрле вакытта чәчәк атканга күрә, бал аерту вакыты 1-2 атнага үзгәрә. Быел юкә чәчәген салкын алганга күрә, чиста юкә балы булмады, ул — чәчәк белән катыш. Җәй яхшы килгән елларда 1 корт семьясыннан 35 килограмм бал алган булды, 1 сезонга 3,5 тоннага кадәр бал чыга иде. Быел да уңыш начар булмады: 60 умартаны 5 көндә аертып бетердек, 54 килограмлы 30 фляга уңыш алдык. Эссегә түзә ул корт, әмма яңгырны һәм суыкны яратмый. Корылык булып, күләгәдә эсселек 38-40 градуска җиткән 2010 елда яхшы уңыш алдык, — дип сөйләде.

— Сатып алучылар бал аертканны көтеп кенә торалар. Ел саен бер үк кешеләр ала, дисәм дә була. Күбрәк казанлылар, тирә-як авыллардан да сораучы бар. Шуңа күрә, балны кая куярга, нишләтергә дигән сорау тумый. Бу — безнең төп эшебез, шуннан табыш алабыз. Ел саен картаеп үлгән кортлар да була. Аларын да сорап килүчеләр шактый, чөнки аннан дару ясыйлар. 

Чын балны ясалмасыннан ничек аерырга мөмкин булуы турында сорагач, үзе өчен балның сыйфаты беренче урында булган умартачы Петр Сергеевич «бездә — чын бал гына» дип кырт кисте һәм сүзен дәвам итте:

— Зур пасека тотучылар күп түгел. Чөнки балның бәясе бик артмый, ә хезмәте күп. Өстәвенә, хәзер читтән дә керә бит бал. Ләкин, чип-чиста урманда җыелган, бернинди химикат кушылмаган балга җитми инде?!

Уңышны җыеп алгач, умартачылар да, кортлар да кышка әзерләнә. Умарталарны саклау өчен шушы пасекада махсус өй (зимовник) бар. Кышка, һәр ояда, балы 15-20 килограмнан да ким булмаган кәрәзләр калдыралар. Бал җитмәсә, татлы өстәмә ризык ясыйлар. 

Өстәлләрдә — керәшен балы

Пётр Макаров бал кортлары хакында тәмләп сөйләвен сәгатьләр буе тыңларга була. Хезмәтен яратып, барлык нечкәлекләрен белеп башкаруы сизелеп тора. Шулай булмаса, 42 ел умартачы исемен йөртер идеме икән?! 

— Бал кортлары чагудан, аларны караудан курыкмаска кирәк. Сабырлык турында да онытырга ярамый. Һәр эштәге кебек, үз һөнәреңне яратырга кирәк. Мин үзем 14 августта, ягъни Бал Спасында туганмын. Бәлки шуңа да умартачы булганмындыр, — дип елмаеп сүзен тәмамлады Пётр Макаров.

Бал калагы очына элеп, кабуга ук авызда эрегән тәмле балны кайсыбыз гына яратмый икән?! Әмма табыннарыбызда чәчәкләр хуш исен җыйган алтындай сары бал булсын өчен, умартачыларга да бал кортлары кебек тырышып эшләргә туры килә. 

Пётр дәдәй һәм аның шикелле үз эшенең чын остасы булган умартачылар бал кортларына да, табигатькә дә аеруча сак карыйлар. Мөгаен, бу һөнәр үзе үк әйләнә-тирәгә һәм бал кортынан башлап һәр җан иясенә ярату һәм хөрмәт белән генә карарга өйрәтәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев