Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колбагыш хатыннары токмач әзерли, сохари киптерә

Теләче районының Колбагыш (Иске Карабаян) хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен йорт токмачы кисә.

Колбагышта яшәүче дүрт ахирәт — Светлана Демидова, Мария Степанова, Юлия Федорова, Мария Яковлева, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җибәрү өчен йорт токмачы әзерлиләр. Алар, әле берсенең, әле икенчесенең өендә җыелып, токмач басалар, зур-зур җәем токмачларны вак кына итеп кисеп киптерәләр. 

Шулай ук, ипине шакмаклап турап, сохари итеп киптергәннәр һәм пакетларга тутырып куйганнар. Чәйләр дә әзерләгәннәр.

— 23 февральдә бөтен ил белән Ватан саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Ватан кушуы буенча, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында солдат бурычы үтәүче ир-егетләргә бездән дә өлеш чыксын дип, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, — дип сөйләде Мария Андрееевна. — Районыбыздан гуманитар ярдәмне әйбәт кенә алып барып җиткерсеннәр инде. Үз районыбыздан киткән балаларга туган өйне, үз әниләре, хатыннары әзерләгән токмачлы ашларны хәтерләтсен. Аларны туган якта онытмауларын, кулдан килгәнчә булышуыбызны белеп торсыннар һәм аларга бу ныклык бирсен. Тиз араларда тынычлык урнаштырсыннар да, барысы да үз якыннары янына сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев