Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коймак – һәр кешенең иң яраткан ризыкларыннан берсе

Элгәре вакытларда зур бәйрәмнәргә коймак әзерләгәннәр.


“Коймак” сүзенең этимологиясе “ҡойоу” – “агызу”, “аеру” дигәнне аңлата. Күчмә халыкларның утрак тормыш рәвешенә күчкәч әзерли башлаган беренче ашамлыкларыннан берсе.
Коймакны, гадәттә, зур бәйрәмнәрдә әзерләгәннәр. Аны төче яки әче сыек камырдан пешергәннәр. Алар ритуаль ризык сыйфатында да кулланылган. Беренче тапкыр кияү йортына аяк атлаган киленне дә коймак белән сыйлаганнар.
Керәшеннәрдә коймак, үлгәннәрне искә алганда, гадәт буенча пешерелә торган ризык булып санала. Әче камырдан таба зурлыгында пешерелгәне “тәбикмәк” дип атала. Аларны элек тары оныннан пешергәннәр. Моның өчен ысланган тары башта пешерелгән һәм аңа чүпрә, җылы су өстәп, сыек камыр ясаганнар. Апара ачыгач, тары яки бодай оны кушып, яңадан болгатып куйганнар. Камыр күтәрелгәч, аннан тәбикмәк пешергәннәр.

Сезгә “Мич тәбикмәге” рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1,5 стакан җылы су, 50 грамм чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2-3 аш калагы үсемлек мае, 1-2 күкәй, он. 15 минут яхшылап тугларга, кабаргач пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев