Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйдән Любовь Игнатьева: “Благовещениеда әни аяк сыный иде”

Кәләй һәм Федотовка авылларындагы Олы көн алды йолалары

7 апрельдә – Благовещение, Изге Кыз Марияга пәриштә Алла Улын тудырачагын әйтә. Бу көнне керәшеннәр зурлап билгеләп үтә. Әлмәт районының Кәләй авылында яшәүче карендәшебез Любовь Игнатьева үзе белгән Благовещение һәм Олы көн алды йолалары, сынаулары белән уртаклашты.

– Болгаушый (Благовещениены бу якта шулай дип тә әйтәләр) көнне минем әни аяк сыныйдыр иде. Иң беренче йортка кем керә, шуңа карап, ел буена уңышларны яки уңышсызлыкларны юрыйлар. Каз бәбкәләре әз чыкса да, сыер кысыр калса да, шул кешенең, аягы авыр булды дип, уйлыйлар. Шуңа курә, бу көнне әти бик иртә торып, бер тыкрык әйләнеп кайта иде. Ул беренче керсә, ел уңай килгәндер, аның аягы җиңел, дия торган иде әнием, – дип искә алды Любовь Игнатьева.

Олы көн алдыннан да Кәләйдә шундый сынаулар булган. Бу турыда карендәшебез түбәндәгеләрне сөйләде:

– Олы көнгә каршы күкәй белән ризык сыный идек. Өйдәге кеше санына карап, һәр көнне күкәйләрне санап бара идек, бүген тавыклар кемгә ничә күкәй салган. Олы көнгә каршы – суббота, бәйрәм өлеше була. Шунда саный идек, кемгә күпме күкәй җыелган. Чутлаганда иң кечкенәдән баладан тотынасың. Әле исемдә, без бәләкәй чакта әти кызык иткән иде: үзенә тиешле көнне, иртән өйдә булган бар күкәйне ояга чыгарган да, тавыклар саныннан да артыграк күкәй җыеп кергән.

Любовь Игнатьева туган ягы Лениногорск районының Федотовка (Аналык) авылында үтәлә торган Олы көн йоласы – таган атыну турында да искә алды.

– Әти Олы көнне, без күкәй җыеп кайтканчы, сарай янында таган ясап куя иде. Тәбелдереген алдан әзерләгәнен күрә идек инде, ә таганны шул көнне генә өлгертә. Аналыкта, каршы як тауда өч таган куялар иде: югары, түбән очларныкы, урталыкныкы. Шунда атына идек. Әле хәзер дә түбән очта, Мамин тавы өстендә таган бар. Бу хакта җыр да күңелгә килә:

 

Авылым артында Мамин тавы,

Өсләрендә аның зур таган.

Шул тауларга менеп, авыл халкы,

Керәшеннәр данын җырлаган. – диде карендәшебез Любовь Игнатьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен якта да,кукэй санау,ойгэ ин беренче Ир бала кергэнне яраталар,гомумэн хэр бэйрэмдэ,,,Рождеством да,Благовещение,(кош оя тотмый,чана ташаган кон),Эш башларга ярамый торган кон дип,Яна эш башламыйлар иде,бик кунелле ,без бала-чага ,коннэрне саный,саный,календарь битлэрен актара идек,Олы кондэ,кукэйжыйганда,ин беренче булыйм дип,тоннэрен йокламый идек,бик кунелле иде без жэшчакта