Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләй авылыннан күренекле җыручы Валентина Исламова (Брагина) күркәм юбилеен каршылый

Валентина Георгиевнаның халык сәнгатенә багышланган иҗади хезмәте искиткеч югары

17 июнь көнне керәшен халкының күренекле җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, актив җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт районының Кәләй авылы фольклор хәрәкәте лидерларының берсе – Валентина Георгиевна Исламованың (Брагина) күркәм юбилее. Халык аңа олы бәя бирә һәм хөрмәтли. Ул бүгенге көнгәчә рухи сәнгатебезне күтәрү, ныгыту өлкәсендә армый, талмый хезмәт куя.

Валентинаның таланты – тумышыннан. Ул үзен белә-белгәннән бирле җырлый. Татар халкы җыр ярата, кунак җыйса, өстәлдәге сый белән генә канәгатьләнми, күңеле хәзинәсендә барын да юмарт өләшә. Күңеле нечкәреп киткән ата-ана моның ише чакта үзенең балалары белән дә, җаен табып, мактанып алырга онытмый. Менә шундый вакытларда Георгий дәдәй кечкенә Валяны җырлатып, кунакларын сокландырудан рәхәт минутлар кичерә. Тик Валя үзе генә бик кыргый, җырлаганда кешеләргә күренергә ояла, өстәл астына кереп җырлый. Өстәл астын “сәхнә” иткән вакытлар уза, Валя инде мәктәптә укый, мәктәптә бер генә кичә дә аның катнашыннан башка узмый. Кәләй мәктәбендә оештырылган баян түгәрәгенә йөри, ярыйсы ук уйнарга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаган вакытта ул инде төпле фикергә килеп өлгергән була: җырчы булам!

Шушы максат аны 8 классны тәмамлаганнан соң Лениногорск педагогия училищесына алып килә. Баяндагы осталыгын камилләштерә, аккордеон, фортепианода уйнарга өйрәнә, тавышын чарлый. Укып чыккач, Урсала, Түбән Кама Мактама мәктәпләрендә балаларга музыка серләре өйрәтә. Аннары озак еллар балалар бакчасында, шуның 15 елын “Ямашнефть” идарәсенең прогимназиясендә эшли. Нәниләрдә җыр-моңга мәхәббәт тәрбияли.

...Татарсатанда, Башкортстанда уздырылган кайсы гына конкурс-фестивальләрдә катнашмасын, ул йә гран-при, йә лауреат исемен алып кайта. Ул – Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты да.

Уллары Айдар да, оныклары Алена белән Алинә дә җырларга яраталар.

Ул халык көйләрен дә, композиторларыбыз әсәрләрен дә яратып башкара. Ә инде керәшен җырларына килгәндә, бигерәк тә “Кәләй урманнары” кебек үз авылларында туган җырны башка берәү дә аның кебек моңлы һәм ягымлы итеп башкара алмыйдыр кебек тоела миңа.

Нур Әхмәдиев, "Кәләй авылы асыл җир икән..." китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев