Көлеп яшик
Җырык авыз
Автобуста ике хатын сөйләшә. Берсе икенчесенә әйтә:
– Бу масканы болай озак киясемне белсәм, акча әрәм итеп алтын алкалар алмаган булыр идем.
– Синеке ярый әле ул, маскадан күренә. Ә мин тешләрне алыштырдым. Алары бөтенләй күренми хәзер.
* * *
Бер ир белән хатын автобуста кайталар. Хатыны ирен сүгә:
– Оятсыз, җир бит. “Бер итәк”не дә яныңнан уздырмыйсың, нәсел үгезе! Барысына да җитешәсең...
Янәшәдә басып баручы хатын:
– Гафу итегез, сез аны орышасызмы, әллә реклама ясыйсызмы?
* * *
Бер кыз телефоннан дустына сөйли:
– Бер егет белән таныштым.
– Ошадымы соң?
– Юк, әллә нинди ул.
– Ник алай дисең?
– Өйләнергә телим, ди.
– Акчасы булса, чык!
– Шарты каты шул: смартфонда “утыру”ны җене сөйми. Ә ансыз мин ничек яшим?!
* * *
Командировкадагы ир вокзалга кайтып төшә. Каршы алучы юк. Өенә кайтып, ачкычы белән ишекне ачып керә. Хатыны – постельдә чит ир белән... Тавыш-гауга чыга. Ир бер шешә аракы ала да, ишекне бәреп чыгып китә. Күршесенә керә.
– Минем халаттан, минем тапочкалардан, минем хатын янында, – ди ир йодрык белән өстәл төеп. – Бер көн тормыйм, куам хатынны!
– Алай кызма әле, хатының гаепле дә түгелдер. Телеграмма бирергә идең, – ди күршесе чираттагы рюмканы авызына озатып.
– Телеграмма суктым, – ди ир кулын селтәп.
– Может ул телеграммаңны алмагандыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев