Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клара Булатова хатирәләреннән: «Гашыйк булу менә шулай була бугай»

«Серләремне ахирәтем Зина-Зинукка сөйләп барам»,

...Ләкедә әтием Гариф укыткан мәктәптә күрше Алан авылыннан өч ятим малай йөреп укыды. Әтиләре сугыштан кайтмаган иде. Чабата киеп киләләр, яңгырда чыланып беткән бишмәтләрен мич каршында тотып киптерәм... Олысы – миннән бер яшькә генә зур Валентин Малов. Әтинең иң яраткан шәкерте. Күзләре зәп-зәңгәр иде ул малайның!.. Ничектер күңелемә якын иде ул зәңгәр күзләр... Гашыйк булу менә шулай була бугай. Серләремне ахирәтем Зина-Зинукка сөйләп барам. Берчак шул Зинук белән июль уртасында күрше авылга Питрау кайтуына барганда, ял итәргә туктап, аланда ромашкалар җыеп йөргән идек. Зинук: «Яратамы, юкмы?» – дигән булып, өзми генә ромашкаларның таҗын санады. «Мәхәббәтең шатлык бирсен!» – диеп, чын күңелдән юрап-юатып, чәчләремә чәчәк кадады. Тик ул кичне Чәпчи Валентины... бүтән кызны озата киткән булып чыкты! Минем өчен инде бәйрәмнең – тәме, җәйнең яме киткән кебек булды. Керәч төсле ак ромашкам да ничектер сулып калды... 17 яшьлек кыз күңелен авырттырган беренче яра иде ул. Еллар узгач, Питрау печәннәре өлгергән кояшлы июльдә улым белән шул болында – яшьлек эзләрем калган урыннарда ромашкалар җыеп йөрдек. «Исән микән Чәпчи Валентины, бәхетле микән бу көндә?» – дигән уйлар һич баштан чыкмады. Шулар барысы «Июль хатирәсе» дигән шигыремә кереп калды.
Һай, «Зинукка хат» шигыремдә дә шул ук зәңгәр күзләр лә:

Зәңгәр күзләр җырлап
                             яшьлек үтте,
Зәңгәр хыял җебен сүтә-сүтә...


Соңрак ишеттем инде: университетның геология факультетын тәмамлаган, инженер булган егетебез. Читкә киткән, өйләнгән. Үзебез дә башлы-күзле булдык, балалар үстердек. Берчак Зинук белән үткәннәрне, мәктәп елларын искә төшереп, хатирәләр яңартып утырдык. Ул малайны да сагынып телгә алдык. Һәм үзебез дә сизмәстән зәңгәр кыңгыраулар, зәңгәр күзләр, зәңгәр җәйләр хатирәләренә чумдык. Минем күңел халәте менә мондыйрак иде:

Җәйләр саен шул Питраулар 
җитсә,
«Олы җәйләр» кереп төшемә,
Күңел кылларымны
                           тәүге чирткән
Зәңгәр җәйне искә төшерә.

Олы җәйләр минем төшләремдә
Әле һаман җырлы, гармунлы.
Кабат-кабат алам исләремә
Питраулардан калган
                            бар моңны.

Күңел кылларымны
                             тәүге чирткән
Зәңгәр җәйләр ерак дисәң дә,
Тәүге сөю онытылмый икән,
Язмышыңны бүтән бүлсә дә.

...Күңел кылларыңны 
тибрәлдергән
Зәңгәр күзләр хәзер ниндидер...
Җәйләр саен шулар Питрауларда
Төшкә кереп тынгы бирмидер.


Фотода: Зөлхәбирә Ишбирдина (Әстерхан), Салисә Гәрәева,
Рашат Гайнанов, Розалина Йосыпова, Клара Булатова «Азат хатын» редакциясендә. 1960 ел.

"Сөембикә" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев