Кирәкмәгәнне уйламагыз, юк-барга борчылмагыз (йолдызнамә)
Йолдызлар ниләр юрый икән?
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Абруегызга тап төшермәс өчен хисләрегезне йөгәндә тотыгыз. Тыныч булыгыз! Бу атна сезгә бик зур сөенеч алып килә!
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Намуслы булуыгыз һәм тиешле урында тиешенчә сөйләшә белүегез нәтиҗәсендә, карьерада бер баскычка күтәрелерсез.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Тәҗрибәгезгә һәм белемегезгә таяныгыз, шул чакта иң авыр мәсьәләләрне дә җиңел ерып чыгарсыз.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Кирәкмәгәнне уйламагыз, юк-барга борчылмагыз. Эчке гармония сезгә күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итәр.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Ниһаять Арысланнарга үзләрен күрсәтү өчен шәп форсат туачак. Әмма чама белегез!
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Хәйләкәрлегегезне эшкә җиксәгез, теләсә нинди мәсьәләне үз файдагызга «борып» куя аласыз.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Өстегезгә өстәмә җаваплылык алмагыз, аз гына шикләнсәгез дә, җитди документларга кул куймый торыгыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Нәтиҗәләр сезне куандырсын дисәгез, дөньяга карашыгызны үзгәртегез: бар нәрсә дә ак һәм кара төсләрдә генә булмавын аңлагыз.
Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Интуициягезне тыңлагыз, ул сезгә кайсы өлкәдә күбрәк тырышырга, көч куярга икәнлеген әйтер.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Әйләнә-тирәдәге һәр вакыйгага позитив карарга тырышыгыз, бу сезнең җиңүгә юлыгызны кыскартыр.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Хис белән акыл арасында баланс (тигезлек) табарга тырышыгыз, шул чакта бик-бик күптәнге мәсьәләне бик җиңел хәл итәрсез.
Балык (19 февраль — 20 март)
Акчагыз янга калсын дисәгез, кибеттә бар ялтыраган әйбергә барып ябышмагыз, кирәклесен генә алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев