Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елда Татарстанда яшәү минимумы артачак

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы күләме үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Карары проектында әйтелә.

Җан башына исәпләгәндә, планлаштырылган 12 966 сум урынына ул 13 135 сум тәшкил итәчәк. 

Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмен киләсе елга 14 133 урынына 14 317 сумга, пенсионерлар өчен 11 151 урынына 11 296 сумга кадәр арттырачаклар. Балалар өчен яшәү минимумы 12 577 сум урынына 12 741 сум тәшкил итәчәк.

Документ 23 ноябрьгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Үзгәрешләр быелның 12 сентябрендә кабул ителгән ТР Министрлар Кабинеты карарына кертелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев