Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елда Казанда метрога биометрия технологиясен кертә башлыйлар

Бу хакта бердәм биометрия системасы операторы булган Биометрия технологияләре үзәге директоры Владислав Поволоцкий хәбәр иткән.

Россиянең алты шәһәрендә, шул исәптән Казанда, метроларда биометрия ярдәмендә түләүне кертә башлау планлаштырыла.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы, Самара һәм Екатеринбургта юл карталары расланган инде.

«Без Россия Транспорт министрлыгы белән берлектә киләсе елда алты шәһәрдә шундый түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә ниятләдек. Бу — Казан, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара һәм Новосибирск», — дип сөйләде Владислав Поволоцкий.

Биометрик технологияләр үзәге Бердәм биометрик системаның операторы булып тора. Оешма Президент Владимир Путин карары нигезендә төзелгән һәм 2022 елда Министрлар Кабинеты карары белән система операторы итеп билгеләнгән.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев