Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләчәккә илтә атлары, канатлары

Ат — акыллы, изге хайван. Аларда көч тә, сокланып туймаслык матурлык та бар. Элек-электән ат кешенең якын дусты, йорт-җирдә зур булышчы, авылның яме булган. Бүгенге язмамның герое да, бәләкәйдән «ат җене» кагылган Мамадыш ягы егете Владимир Никитин турында.

Авыл җанлы гаилә
Владимир Никитин — Мамадыш районының Җөри авылыннан. Казан энергетика университетын тәмамлагач, бераз авылда тора да, Казанның җылылык челтәре компаниясенә урнаша. Анда 2 ел эшләгәч, кабат туган авылына кайта. 

Булачак хатыны белән студент елларында ук таныша. Мамадыш районының Юкәче авылы кызы Людмила белән 2016 елда гаилә коралар. Бүген аларның 2 балалары үсә: 6 яшьлек Илья һәм 3 яшьлек Максим. Җөридә яшәсәләр дә, көн дә гаиләләре белән Мамадышка йөриләр. Хатыны шәһәр газ хуҗалыгында эшли, Владимир үзе — электр челтәрләре компаниясендә баш инженер, ә уллары — балалар бакчасында. Олы уллары Илья хоккей белән шөгыльләнә, Максимны көрәш түгәрәгенә йөртергә телиләр. 

Володяның үзе шикелле үк авыл җанлы бертуган ике дәдәсе бар: Валерий һәм Вадим. Валерий Мамадыш совхозында тора, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Икенче дәдәсе Вадим Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе. 

Володя гаиләдә иң бәләкәе булгач, авылда яшәве гаҗәп түгел. Гаиләдәге төпчек малайның төп нигездә калуы — элгәредән килгән гадәт.

Чынга ашкан балачак хыялы
Кайсы гына малай атлар турында хыялланмый икән?! Володяның да балачак хыялы атлар белән бәйле була.

«Авыл җирендә бөтен кеше мал асраган бит. Бездә дә дуңгыз, сыер, бозау, үгез булды. Ә мин бәләкәй вакытта атка кызыга идем. Малайлар белән фермага менеп, үзебезчә, аларны кулга ияләнергә өйрәтә идек. Шул вакытта ук күңелгә сеңеп калган, күрәсең. Колын сорап, мама белән папаны дә аптыратып бетерә идек. Тик, кызганыч, алмадылар. Үскәч, барыбер, атлар алам үземә дигән уем бар иде», — дип балачак вакытларын искә төшерде ул.

Башта олы дәдәсе Валерий ат ала. Аннан күреп, Володя да тәвәкәлли. 2015 елда Балык Бистәсеннән беренче колынын алып кайта. Бераздан Чистайдан тагын 5 колын ала. Атларның да бит әле нинди генә токымнары юк.

— Мин затлы токымлы атлар эзләп йөрмәдем. Авыр йөк ташый торганнарын алдым. — дип сүзен дәвам итте. — Аларны үзем өчен, күңел өчен үрчетәм. Акча артыннан кумыйм. Бүгенге көндә колыннары белән бергә, 8 баш атым бар. Колын килеш алам да, үзем үстерәм. Кайберләре инде икенче, өченче тапкыр колынлады.

Һәр атның — үз характеры

Күрше авылдан бер яшь егет белән Сабантуйлар өчен дип, бер айгырны әзерләмәкче булалар, әмма барып чыкмый. «Атландырса гына атланасың шул инде», — дип көлә Володя. Киләчәктә озын торыклы чабышкы атлары үстерү ниятләре дә бар. 

Атларны ашату, асларын чистарту кебек эшне үзе башкара. Аның зур булышчылары — әнисе, хатыны һәм балалары.

«Эше күп дип зарланмыйм. Иртән — мама, кич үзем карыйм. Балалар да гел янда, аларга да эш таыбла. Ял көннәрендә гел үзем карап торам. Җәй айларында инде эше бераз күбрәк. Беребез дә читтә калмый», — дип сөйләде ул.

Балаларының атларга карашы белән дә кызыксындым. «Кечкенә улыбыз Максим әвәсрәк. Бәлки, киләчәктә үзе дә атлар тотарга теләр» — дип җавап кайтарды әти кеше. 

Кызганыч, авылда бүген ат тотуның нәрсә икәнен онытып баралар. Эштән курыкмаучы тырыш һәм ат яратучы кешеләр генә булдырадыр аны. Владимирның ат җанын яхшы аңлавы сизелеп тора.

«Һәрбер атның үз «характеры» була. Кайберләре тыныч, чаялары да бар. Атларны асрау өчен аларны яратырга кирәк. Алар — күз карашыннан кешене аңлый торган хайван, яратуны, назны сизәләр. Атлар тотыйм дисәң, хуҗалыгың зур булырга тиеш. Атлар иркенлек, киңлек ярата», — дип киңәшләрен дә бирде Влдаимир Ильич.

Абыйсы Валерий Никитин да атлар үрчетә. Бүген аның биш айгыры бар. Энесеннән аермалы буларак, ул башка юнәлештә бара: күбрәк сугым өчен асрый. Хуҗалыгында әле үгезләр дә бар.

Җир һәм терлекчелек эше ялкаулыкны яратмый, анда Никитиннар кебек булдыклы ир-егетләр генә эшли аладыр дип уйлым. Шулай булмаса, район үзәгендәге яхшы урыннарда эшләп, авыл җирендә яши һәм мал-туар асрый алырлар идеме икән?!

Балачак хыялын тормышка ашырып, киләчәккә зур планнар корып яши Владимир. Алга таба атлар санын арттырырга ниятли. Уйлаган эшләре уң булып, барлык планнары да чынга ашсын дип телим «ат җене» кагылган карендәшебезгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев