Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия чемпионы, Кибәч егете Александр Дормидонтов герне беренче мәртәбә 50 яшендә күтәрә

Питрәч районының Кибәч авылыннан карендәшебез Александр Дормидонтов, ветеран спортчылар арасында гер күтәрүдә призлы урыннар яулый.

Дөнья чемпионатлары призеры Александр Дормидонтов кечкенәдән үк спортта чыныгып үсә. Кибәчнең гади колхозчылары гаиләсендә өченче бала булган Саша, күп кенә авыл малайлары кебек үк, болында туп тибәргә ярата, көрәш белән шөгыльләнә, кыш көне чаңгыда шуа. Сигез класстан соң, укуын Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә дәвам иткәч, көн саен ун километрдан артык җәяү йөреп укый. Мәктәптән соң, ул авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, тракторчы, инженер-технолог булып эшли.

2000 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче Кибәчтә газовик була. Шунда эшләгәндә «Таттрансгаз» оештырган спартакиадаларда катнаша башлый.

«Беренче тапкыр ярышта катнашканда ук өченче урынны алдым. Миңа ул вакытта 50 яшь иде. Беренче уңыш канатландырды, гер күтәрү белән җитди шөгыльләнә башладым. Иртәләрен 3-4 чакрым йөгерәм, физик күнегүләр белән шөгыльләнәм, ишегалдында һәм өйдә берничә турник бар. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәм. Аерым тренерым юк, үз методикам», — дип сөйли ул.

Район, республика һәм Бөтенроссия турнирларыннан һәрвакыт призлы урыннар белән кайта ул. Җиденче дистәсен куганда да спортның шушы төре белән шөгыльләнүен дәвам итә, дөньяның төрле почмакларында уза торган ярышларда катнашып, уңышлар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев