Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчтә фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Питрәч районының Кибәч җирлегендә җирле җитәкчелек еллык эшкә хисап тотты, авылда фельдшер- акушерлык пункты да ачылды.

Эшләнгәннәр җитәрлек
23 январьда уздырылган Кибәч җирлеге халкы җыелышында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Александр Золин да катнашты. 

Җыелышта Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рамис Рәимов 2023 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Аерым алганда, җирлекә үткән елны халыктан 112 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелган. Уртак карар нигезендә, I группа инвалидлары һәм уку йортларының көндезге бүлегендә белем алчуылар үзара салымнан азат ителгән. Шул акча янына, Татарстан хөкүмәте тарафыннан 450 мең сум акча бирелгән. Нәтиҗәдә, 2023 елда Кибәч авыл җирлеге бюджетында 562 мең 500 сум акча тупланган. Ул акчага трактор өчен чапкыч һәм башка кирәкле җайланмалар, КУН-10 төягече алынган. Үткән елгы үзара салым акчасының 152 мең 960 сумы — әлегә счетларында. 

Планнар зурдан
Үткән елның ноябрендәге халык җыенында хәл ителгәнчә, Кибәч авыл җирлегендә үзара салым җыю тәртибе дә, суммасы да (һәр кешедән 500әр сумнан) үзгәрешсез калган. 100 проценты да җыелган очракта, ул 111 мең сум тәшкил итәчәк. 4 мәртәбә артырга тиешлеген исәпкә алсак, шуңа хөкүмәттән 444 мең сум өстәлгәч, барлыгы 555 мең сум була. Ул акчага авыл чишмәсен чистартып, инешне үз юлына төшерү ниятләре бар.

«Һәр елдагыча, авылның актив кешеләер үзара салым акчасын тапшрыдылар инде. Бүгенге көнгә 56 мең сум акча җыелды. Бу — җыясы акчаның 50,4 проценты гына әле. Авылдан читтә яшәүчеләрдән җыюы гына бераз авыррак. Халыктан кергән үазра салым акчасын быел да банкка тапшырырга уйлыйбыз», — дип әйтүче Рамис Әмирҗанович халыкның тиз арада акча тапшырачагына өметләнүен белдерде.

ФАП ачылды
Җыелыштан соң, халык Кибәчтә сафка баскан фельдшер-акушерлык пункты янына җыелды. ФАПны ачу тантанасында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, администрация вәкилләре һәм башка җитәкчеләр дә катнашты. 

— Хәзерге вакытта районыбызда 25 фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина ярдәме күрсәтә, ә беренче медицина ярдәме ул дәвалауның нигезен тәшкил итә, — дип сөйләде Илһам Кашапов һәм халыкны бу пунктка диспансеризация үтәргә дә актив йөрергә чакырды.

Барлык уңайлыклары һәм тиешле медицина җайланмалары булган бу ФАПта Кибәч җирлеге халкына зур тәҗрибәгә ия Лидия Золина медицина ярдәме күрсәтә. Ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаганнан бирле авыл медпунктында эшли. 30 еллык эш стажына ия булган Лидия Викторовнага кече медицина персоналы, хәзерге вакытта махсус курс үтүче Лидия Топачева ярдәм итәчәк. 

Урамнар кардан чистартыла
Январьның атна буе кар яуган, буран уйнаган көннәрендә Кибәч урамнары чистартылып, кары эттерелеп торган. Җирлекнең үз тракторы булуның файдасы тигән.

Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Токранова хәбәр итүенчә, грант откан ачага алынган шул МТЗ-82 тракторында, үз депутатлары Михаил Иванович Елгушов авыл урамнарын атна дәвамында, көне-төне чистартып торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев