Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ходайны данлап җырлыйлар

Түбән Кама районының Балчыклы авылында изге аппостоллар Пётр һәм Павел исемнәре белән аталган чиркәүдә хор эшли. Әлеге хорда бертуган сеңелләр – Галина, Зинаида һәм Нина җырлый.

Керәшен авылларында ел саен яңа чиркәүләр төзелеп тора. Әмма кызганычка, аларның күбесе музейны хәтерләтә. Я буш тора, я зур бәйрәмнәрдә генә ачыла. Чиркәү эшләп торсын өчен, настоятель кирәк. Әмма керәшен священниклары җитмәү сәбәпле, бүгенге көндә һәрбер авыл чиркәвен дә настоятельле итеп булмый. Бу яктан, Балчыклы халкының бәхете бар:  авылда 2014 елдан бирле изге аппостоллар Пётр һәм Павел исемендәге чиркәү эшли. Бу чиркәүнең үз настоятеле дә, хоры да бар.

Нараттан төзелгән мәһабәт чиркәү авыл аша үтеп йөрүче һәрбер кешегә күренә торган урында. Юлаучыларның  һәрберсе бу чиркәүгә сокланып китәдер, мөгаен. Кайберләре, түзмичә, янында тукталып, чиркәүгә кереп шәм дә куеп чыга торгандыр. Балчыклыга командировакага килгәч, без дә чиркәү яныннан узып китә алмадык.

Тимер капкаларны ачып, чиркәүнең ишегалдына кердек. Чиста, матур. Чиркәү тирәли төрле төстәге чәчәкләр утыртканнар. Монда үзеңне җомак бакчасына кергән кебек хис итәсең. Чиркәү янында настоятельнең гаиләсе өчен төзелгән йорт та бар. Әмма отец Вячеслав Фёдоровның үзен туры китерә алмадык, эш буенча китеп барган вакытына туры килдек. Шуңа күрә безне чиркәүгә бертуган сеңелләр Галина Устимова һәм Зинаида Калмыкова алып керделәр. Чиркәүгә керер алдыннан, Галина түти настоятельгә шалтыратып, рөхсәт сорады. Бу эшләре белән алар чиркәү настоятеленә карата хөрмәтләрен күрсәттеләр.  Рөхсәт алганнан соң гына чиркәүнең эченә үк кердек.

Чиркәү бик матур итеп һәм авыл өчен җитәрлек зурлыкта эшләнелгән. Әмма чиркәүгә  халык бик күпләп йөрми икән. Шулай да, шәһәрдән дә килүчеләр була, диләр. Службалар керәшен һәм чиркәү-славян телен катыштырып алып барыла.

Зинаида белән Галина икесе дә чиркәү хорында җырлыйлар. Аларның сеңелләре Нина да хорга йөри. Ләкин ул көнне Нинаны күрә алмадык. Сеңелләр үзләрен хор дип атамый. “Без матушкага ияреп, аңа булышып йөрүчеләр генә”, – диләр. Бу хорны отец Вячеславның хатыны Мария җитәкли. Чиркәү телендә әйтсәк, хорның регенты булып тора. Аны ул 2014 елда чиркәүгә килгәч оештырып җибәргән. Матушка авыл хатыннарын чиркәү җырын дөрес итеп җырларга өйрәтә. Бәйрәмнәр алдыннан репетицияләр дә оештыралар.

Чиркәүдә хор – келәүнең аерылгысыз өлеше. Келәү укучы белән җырлаучы арасында бүленә: кемдер җырларга, кемдер укырга тиеш. Шуңа күрә дә Балчыклы чиркәвендә хор һәрбер келәүдә катнаша. Сеңелләр хорга яратып йөриләр. “Без җырларыбызда Ходайны данлыйбыз, аны мактыйбыз”, – диләр алар. Дин белән кызларны әниләре Мария таныштырган. Ул кызларын иманнар укырга, чиркәүгә йөрергә өйрәткән.

Бертуган сеңелләр барысы да авылда яшәми. Галина Устимова Балчыклыга 2010 елда күченеп кайткан. Моңарчы ул Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. Зинаида белән Нина, шулай ук, Түбән Камада торалар. Авылга җәй көне, ялларда гына кайтып йөриләр. Сеңелләр барысы да Түбән Кама шәһәренең хәзерге вакытта “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясенә караган “шин” заводында һәм “Нижнекамскнефтехим”да 30ар елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.

Галина белән Зинаида чиркәүгә кергәч, служба вакытында хор тора торган җиргә уздылар. Мондый җирне чиркәүдә клирос диләр. Алар клироска басып, Ходайны данлап җырлый башладылар. Чиркәү эченә матур, моңлы җыр таралды...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев