Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ студентлары өчен яңалык

Казан федераль университетында, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы белән килештереп, 2024/25 уку елында аудиториядәге (көндезге) дәресләр 1 ноябрьдә башлана.

КФУда дәресләр 1 ноябрьдән генә башланачак. Бу хәзерге вакытта Татарстанда 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитына планлы әзерлек баруы белән бәйле, дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге.

1 сентябрьдән Универсиада авылындагы студент тулай торакларына, саммит кунакларын урнаштыру алдыннан, шулай ук студентлар кайткан вакытка, ремонт эшләнәчәк. 31 августка кадәр бу тулай торакларда студентлар яшәячәк.

Студентларның бер өлешен КФУның студентлар шәһәрчеге тулай торагына күчерәчәкләр, икенче өлеше өйгә кайтып китәргә мөмкинлек алачак. Аларга уңайлы булсын өчен Универсиада авылының һәр бинасында ноябрьгә кадәр шәхси әйберләрне саклау камералары оештырыла.

1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәрге чорда КФУда укулар дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәреләчәк. Укытуны оештыру тәртибе турында тәгаен мәгълүмат өстәмә рәвештә укучыларга җиткереләчәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев