Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кешелекле җитәкче

Геннадий Аппаков – Ватан сугышы ордены, дистәләрчә медальләр һәм ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән шәхес

Аппаков Геннадий Федорович – үз авылдашларының һәм район халкының олы хөрмәтен казанган җитәкче. Ул гомере буе район Советы башкарма комитетында эшләгән.

1927 елның гыйнварында Келәтле авылында туган Геннадий Аппаков Кызыл Чапчак авылы урта мәктәбен тәмамлагач, үз колхозларының кырчылык бригадасында бригадир булган. 1944 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр Совет Армиясендә хезмәт иткән. Армиядән соң, Ширәмәт район комсомол комитетында – оештыру бүлеге мөдире, аннан беренче секретарь булып эшләгән. Казан югары партия мәктәбендә укыган. 1959 елның июненнән КПССның Татарстан өлкә комитетында берничә ай эшләгәннән соң, Мамадыш районы партия комитетында оештыру бүлеген җитәкләгән, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булган. 1966 елның апреленнән 1987 елга кадәр – Түбән Кама район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

Геннадий Аппаков – Ватан сугышы ордены, дистәләрчә медальләр һәм ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән шәхес.

Озак еллар дәвамында Түбән Кама районының финанс бүлеген җитәкләгән Камил Фатыйхов үзе белән бер чорда эшләгән Келәтле егете Геннадий Аппаков турындагы истәлекләре белән уртаклашты:

– Мин Түбән Камага 1966 елда килдем. Геннадий Федорович район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли иде инде.

Бер күрүдә үк, мин аның үтә дә тыйнак, бик тә зыялы һәм кешелекле җитәкче икәнен аңлап алдым. Беренче фикер дөрес була диләр, Геннадий Федорович, чыннан да, акыллы һәм зирәк җитәкче булды. Аппаков гомере буе район Советы башкарма комитеты рәисенең авыл тормышы буенча урынбасары булып эшләде. Хезмәте, турыдан-туры, авыл һәм аның кешеләренең тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле иде аның. Эш бүлмәсендә телефон аша гына катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп утырмады, гел юлда, кешеләр арасында булды. Районда яисә шәһәрдә нинди генә вакыйга, бәйрәм, җыелыш булмасын, Генадий Аппаков берсеннән дә калмады.

Геннадий Федорович Аппаков, үзе янына үтенеч белән килгән беркемне дә борып чыгармый, һәркайсысына ярдәм кулы суза иде. Моны мин, үзем шәһәр партия комитетында инструктор булган 1967 елдан башлап, хезмәтем буенча, Аппаков эшләгән тармакка кураторлык иткәнлектән, бик яхшы беләм.

Геннадий Федорович бик тә тыныч, йомшак холыклы кеше иде. Район Советы башкарма комитетында җитәкчеләр бер-бер артлы алмашынып торса да, урынбасар Геннадий Аппаков үз урынында алыштыргысыз белгеч булып кала бирде.

Лаеклы ялга чыгып, эшеннән киткәч тә, өендә кул кушырып кына утырмады, 1994 елга кадәр ашханәләр һәм рестораннар трестының кадрлар бүлегендә эшләде.

Бер чорда эшләгән хезмәттәшләре хәтеренә Генадий Аппаков һәркем белән уртак тел таба алучы, кешелекле җитәкче, олы җанлы кеше булып кереп калды.

Моратова, Ф. М. Мәңге җәшә, Келәтле. – Казан: «Идел-Пресс», 2018. – 320 б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев