Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен лагере балалар көтә. Урыннар чикле

“Айбагыр” керәшен лагере җиденче тапкыр үз ишекләрен ачарга әзерләнә.

Этносмена быел җәйнең кыл уртасында, 2-19 июль көннәрендә, Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында узачак. Ике ел палаткалы булган лагерь быел тирә-ягын нарат урманы әйләндереп алган, тору өчен уңай шартлар тудырылган йортларда үтәчәк. Моңа өстәп, балаларны резин өслекле универсаль спорт мәйданчыгы да нык шатландырачак.

Лагерь 10-16 яшьлек 75 балага каралган. Бүгенге көнгә 70 кә якын гариза кабул ителгән инде.

- Заявкаларны яхшылап карыйбыз, яхшылардан яхшыларын гына сайлап алабыз. Шуңа күрә дә балаларга үзләре турында тулырак язарга сорыйбыз. Вожатый һәм аларның ярдәмчеләре күбесе шушы ук лагерьда тәрбияләнгән “Бәрәкәт” керәшен яшьләре активистлары. Тәҗрибәләре зур, республикада узган чараларда катнашып чыныккан яшьләр болар. Керәшен культурасы, этникасы, тарихы буенча белемнәре дә зур, балаларны яратып, үзләрен иркен тотып эшлиләр. Вожатыйлар бар белемнәрен балаларга өйрәтүне максат итеп куялар, - дип сөйләде лагерьның педагог-оештыручысы Алёна Кудряшова.

Айбагыр” этносменасының быелгы программасы тулысынча үзгәртелгән, күп яңалыклар кертелде, дип хәбәр итә оештыру комитеты. Гаризалар бары тик 29 июньгә кадәр генә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев