Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең баш киемнәре: француз яулык, хатыннар яулыгы

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле.

«Француз» яулык 

Сүрәкә өстеннән, шулай ук, «француз» яулык та япканнар. Бу — Франциядән Россиягә кергән бик тә затлы, эре кызыллы-аклы чәчәкле, зур ефәк жаккард яулыклар. Хатын-кызлар арасында мондый яулыклар популяр булган. Гади халык аны бик теләп сатып алганлыктан, безнең ил мануфактурасы мондый төр яулыкларны очсыз тукымаларга, ситсага баса башлый. Гади тукымадан булгач, бәясе дә очсыз була, сатып алу мөмкинлеге дә туа. Шулай итеп, Франция яулыкларына охшатып тегелгән, аклы-кызыллы яулыклар бу, аның исеме дә шуннан алынган.

Керәшендә «француз» яулык турында җырулар да бар:
Пранцуз яулык — киштәдә, 
Бөглә дүрткә, бишкә дә шул.
Сезнең белән утырганнар 
Кермәс инде төшкә дә шул.

«Хатыннар яулыгы»

Чистай керәшеннәре сүрәкә өстеннән махсус тегелгән «хатыннар яулыгы» дип аталган япма ураганнар. Ул, формасы буенча,гадиләштерелгән сүрәкәне хәтерләтә. Бу яулык зәңгәр төстә булган, дигән сүзләр дә бар. Ләкин монда төснең аерым мәгънәсе бар дию дөрес түгел, чөнки бу яулыкны нинди төсле тукыма бар, шуннан теккәннәр. Соңрак, базарларда күпләп фабрика яулыклары сатыла башлагач, керәшен хатыннары да сүрәкә өстеннән яулыкларны почмаклап бөкләп яба башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев