Керәшеннәрнең баш киемнәре: чиккән яулык
Керәшеннәр баш киемнәренә чәчне каплау ысулы дип кенә түгел, ә ниндидер бер магик көч тә салган. Бу традиция борынгыдан калган.
Чиккән яулык
Сугыштан соңгы авыр 50нче елларда хатын-кызлар, гади генә тукымаларны матурласылары килеп, яулыкның почмагын чигә башлый. Бу бигрәк тә, Мамадыш ягы һәм Балык Бистәсе районы авылларындагы кызларда, яшь керәшен хатыннарында очрый. Ул вакытта түгәрәк яулыклар, сүрәкәләр кими башлаганнар. Ләкин әле озак кына, чәчне җыеп тора торган мәләнчекләр киелгән. Яулыкны мәләнчек өстеннән алга таба, яки чөеп бәйләгәннәр. Болар традицион керәшен яулыгы түгел, ә алар яңарыш булып кереп киткән яулыклар. Аларны тамбур ысулы белән, яки качлап чиккәннәр.
Бүгенге көнгә кадәр сакланган чигүле яулыклар бар. Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Анна Иманова үз әнисеннән калган һәм күршесе Мариянең чигүле яулыкларын күрсәтте. Алар — качлап чигелгән.
Шулай ук, Владимир авылы кызы, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьевада каенанасы Мария Сергеевадан (Мамадыш районының Югары Әрнәш авылы) калган чигүле яулык саклана. Ул затлы яшел яулыкта — тамбур чигүе.
«Бу яулыкны сандык җилләткәндә табып алдым. Каенанам 1955 елда Владимирга килен булып төшкән, яулыкны үзе кыз чагында чиккән. Материалы — атлас. Уң ягы ялтырый, шома, сул ягы — матовый, каракучкыл төстә», — дип сөйләде Елена Михайловна.
Тагын бер чиккән яулык Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында яшәүче Мария Филипповада сакланган.
Кайсы гына төр яулыкны алсак та, алар бүгенге көндә дә югалмасын иде. Бигрәк тә, фольклор коллективлары бу матур баш киемнәрен сәхнәдән күрсәтергә тиеш. Чөнки, бу яулыклар — керәшен тарихының бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев