Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә бала туу белән бәйле йолалар

Элек бала тудыру өйдә генә үткән.

Баланы өлкән яшьтәге әби кабул итеп алган, тудыручы анага булышкан. Аны кендек әбисе дигәннәр. Әлеге гаиләдә ул әбигә аерым кадер-хөрмәт күрсәтелгән. Безнең чорда бала тудыру йортлары бар, аналарга медицина хезмәткәрләре ярдәм итә.

«Шулай да йолаларның кайберләре хәзергәчә сакланып килә. Бала туу — үзе зур шатлык. Атна-ун көн арасында бала чиркәүдә чумылдырыла, аңа исем кушыла. Элек ул көнне нинди изгенең искә алына торган көне, шуның исемен балага биргәннәр. Монда үрсәни, үрсәти дә катнаша. Бала тапкач та хатын-кызның кырык көнгә кадәр тазарыну вакыты була. Кырык көн узгач, хатын-кызга чиркәүдә иманнар укыла. Шуннан соң гына ул чиркәүгә керә ала. Элек чиркәүләр булмаганда да, баланы чумылдырмый калдырмаганнар, иман укый белгән әбиләргә барганнар», — дип сөйләде Зәй районының урта Багарж авылында яшәүче Федора түти Краснова.

Ананың баласын чумылдырганда баласы янында торасы килсә, кырык көн узганын көтә. Я булмаса, ишек янында, керү юлында карап кына тора.

Яңа туган баланың беренче 40 көне тормышының иң куркыныч көннәре дип санала. Бу вакыт арасында аны «күз тиюдән» саклыйлар — чит-ятларга күрсәтмиләр, төрле бозыклыктан саклау өчен сиртмә бишек өстенә миләш, артыш, шомырт ботакчыгы бәйләп куялар. Соңрак бәби туе ясыйлар. Анда барлык туганнар, күрше-күләннәр чакырыла. Табын әзерләнә, җырлашып-биешеп утыралар. Килгән кунаклар бәбигә бүләкләр алып килә. Элек бәби боткасы, бәби коймагы да пешереп килү булган.

Бала тугач, медицина күрсәтмәләре белән бергә әби-бабайлардан калган гадәт-йолаларны үтәү дә мөһим. «Балатуганнан соң кырык көн» дигән сүз бар халыкта. 40 көн буена баланы үзен генә калдырырга ярамый. Җен алыштырмасын, дип шулай эшләнә. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак, көзге салалар. Бу гадәт «кайчы җен-пәринең юлын кисә, җен үзен көзгедән күргәч, куркып кача» дигән ышанудан килә.

Беренче көннәрдән үк өйгә иң якыннар гына килә. Бала туу белән котларга килгән кунаклар бала янына кермиләр. Кемдер моны баланың энергетик аурасы формалашып бетмәү белән аңлата, кемдер күз тиюдн курка, чит кеше белән инфекция керү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев